Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сыйфат ризасызлык тудыра

11 августта Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте йортында соципотека программасы буенча төзелә торган йортларның сыйфаты һәм бу йортларның территориясен яхшырту мәсьәләсе буенча видеоконференция режимындагы брифинг үткәрде.

Р.Миңнеханов билгеләвенчә, социаль ипотека республика программасы буенча төзелә торган торак йортларның сыйфаты начар, моңа дәлил булып халыкның ризасызлыгы тора. ТР Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Сергей Крайнов инспекциягә соципотека фатирларында яшәүчеләрдән төзелеш җитешсезлекләренә бәйле 149 мөрәҗәгать килүен хәбәр итте. Шул ук вакытта Казанда соципотека буенча тапшырылган йортларга хезмәт күрсәтә торган идарә итүче компаниягә якынча 8 мең язма мөрәҗәгать килгән. Президент ТР Дәүләт торак фонды, торак инспекциясе җитәкчелегенә, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрына, бу эш өчен җаваплы булган барлык кешеләргә төзелеш сыйфатын контрольдә тотуны көчәйтергә кушты. Брифингта шулай ук авыл клублары төзелешенә кагылышлы мәсьәләләр дә каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев