Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тормыш сыйфаты - сәламәтлек

Сәясәт тә спортка охшаган, һәр партия беренчелеккә омтыла. Шулар арасында "Бердәм Россия" үзен конкрет эшләре белән раслады. Әйтик, сәяси партиясенең Татарстан бүлеге хәзерге вакытта 30дан артык проектны тормышка ашыра. Татарстан- Россиядә барлык 23 федераль һәм өстәмә рәвештә 9 төбәк партия проекты эшләгән бердәнбер территория.

Республикада социаль яклауга аерым игътибар бирелә. Партия бу юнәлешне үзенең төп җаваплылык зонасы дип саный һәм федераль проектларны төбәкнеке белән тулыландыра. Шулай да кеше өчен нинди уңайлыклар тудырылмасын - иң кирәге сәламәтлек. Бәла аяк астында: теләсә кем егылып имгәнергә, бәхетсезлек очрагы булырга мөмкин. Өлкәннәр турында әйткән дә юк. Сатышта яшәүче 80 яшьлек Файмә апа Харисова да кулын төнлә сындыра. Башта авыл фельдшеры Эльмира Зарипова ярдәме, аннары хастаханә. Бер ел элек булган хәл. Ветеран төнлә чакыртылган хирургны, рентгенологны әле дә мактый, ә Эльмирага зур исем бирсеннәр иде, ди.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев