Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Урман кызы

Алтын көзнең матурлыгын урманнарда йөргәндә күбрәк тоясыңдыр ул. Көзнең дә үз матурлыгы бар бит. Янып торучы төрле төсләр композициясе, корыган яфракларның серле кыштырдавы күңелгә ниндидер моңсулык, шул ук вакытта ямь дә өсти.

Таң нуры астында коенучы кызыл тәлгәшле миләшләргә сокланып йөрергә ярата Байлар Сабасында яшәүче Сания апа Нурисламова.

Теләгәндә, 81 яшьтә дә өч чакрымлы урманга җәяүләп гөмбә җыярга йөреп була икән. Шул ук чакрымнарны гөмбәле капчыкны аскан килеш кире кайтасы да бар бит әле. Сания апа кар арчыла башлауга, урман сукмагын таптый башлый, кар яуганчы кайтып керми ул аннан. Бу чакрымнарны үтәргә транспорт та, иптәш тә кирәк түгел үзенә.

- Иртән кояш чыккач чыгып китәм дә, кояш баеганда гына кайтам кайчагында. Рәхәтләнеп урман һавасы сулап йөрим. Ике якта усаклык бар бер җирендә, шифасын әйтеп бетерә торган түгел. Быел дуңгыз гөмбәсе (свинушка) азрак. Борычлы гөреҗдә, ак һәм каен гөмбәсе бик күп. Тиешенчә эшкәртеп куллансаң гөмбәнең шифасы зур. Бервакыт кайтып киләм гөмбәдән, капчыкларымны асып. Бер машина килеп туктады. Әйдә, әби, утыр ди. Җәяү йөрергә яратам, балакаем, утырып кайтсам аякларым тыңламый башлый, ойый дим. Саф һавада башлар рәхәтләнеп кайта. Аннары Сания апай беркемне ияртми, качып йөри, диләр. Качып йөрмим мин әйтәм, кеше белән гайбәткә керергә мөмкин. Ул әйткәннән соң син аңа җавап бирми кала алмыйсың, шул рәвешле гөнаһ җыймас өчен арттагы посадкадан йөрим, - ди.

Һәр сүзе вәгазь кебек күңелгә сеңеп бара аның. Гамәле, киенү рәвеше, сөйләгән һәр сүзе белән чисталыкка-пөхтәлеккә чакыра. Озак еллар район газетасының актив хәбәрчесе дә булып, табигатькә зыян китерүчеләрне, әйләнә-тирәлеккә чүп ташлаучыларны көчле тәнкыйть утында тота.

Без аның көчле фи­керләрен, яңгыравыклы тавышларын җирле радио аша тыңлап та илһамланабыз. Аның вә­газь­ләренә битараф­ кала торган түгел. Туң йөрәкләрне дә бер мизгелгә булса да уйландырырлык итеп сөйли абыстай.

Һәр эшен бисмилладан башлый Сания апа. Башкаларга да шулай киңәш итә.

- Урманга ялгызым йөргәч аю-бүре очраса, курыкмыйсыңмы, диләр. Юк, мин әйтәм. Быел хәтта куян белән керпе дә очрамады, кошлардан башка. Коралым үзем белән бит, гел дога укып йөрим, шуңа күрә аю да, башка җанвар да тими, Аллага шөкер. "Аятел-көрси", "Кульхуаллаһ", "Фәләкъ", "Нәс" сүрәләрен гел укып йөрергә кирәк. Күңелең дә тыныч, барган юлың да, эшең дә уңа, - ди.

Гади генә әби түгел Сания апа. Ел саен бер көн дә уразасын калдырмый, һәркөн мәчеткә намазга килә, рамазан аеның тәравих намазларында да алгы сафта ул. Шул арада Кыямәт көне турында искә төшереп ала, кочагына алып юатырга, киңәшен бирергә, уен-көлке сөйләшергә дә вакыт таба. Ярамас гамәл күрсә шелтәләп алырга да онытмый. Җыйнак, мөлаем әбинең куллары да йөрәге кебек көчле, нык, сөбханаллах! Бер кочак­лап сөйсә, остеохондрозларны яза.

Гомер көзендә Сания апа кебек изгелек орлыклары өләшеп йөрү зур бәхет һәм Аллаһтан бирелгән нигъмәттер ул. Һәркемгә дә шундый бәхетле картлык насыйп булсын иде. Көләч йөзле бу әбине күргәч күпләр шулай уйлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев