Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

АККАН СУ ЮЛ ТАПМАСА

Телевизорлардан күреп, газеталардан укып торабыз - су басулар халыкка зур проблема-борчулар, кайгы-хәсрәт китерә.

Язгы ташу вакытында уйсу җирдә утырган авылларда базга, өй астына кергән, бәрәңге бакчасына җәелгән су да шактый мәшәкатьләр тудыра. Быел, мәсәлән, Ак.Бигәнәй авылында җәй көне яуган көчле яңгырлардан да зыян күрүчеләр булган. Ә язгы ташуны елга буенарак урнашкан йортларда яшәүчеләр, гомумән, пошаманланып көтеп ала. Карлар күп явып, киләсе елда көчле су басулар булмасмы? Җаваплылыгы чикләнгән "Саба "Мелиорация" күчмә механикалаштырылган колоннасы" җәмгыяте коллективы Ак.Бигәнәй авылында яшәүчеләрне бу проб­лемадан коткарырга охшаган. Мелиораторлар бу көннәрдә авыл аша үткән инешне тирәнәйтеп турайту максатында колачлы эш алып баралар. Авыл эчендә куәтле экскаваторлар ләм актара, бульдозерлар балчык эттерә. "Бу эшләр инеш буендагы йортларны су басмасын өчен күрелә. Авыл эченнән елгага кушыла торган инеш турыга 600 метр озынлыкта төбенең киңлеге ике метр булырлык итеп казылып чыгачак. Төп елга үзәне 400 метр озынлыкта 28 метр киңлектә арчыла. Экскаваторчы Рамил Мансуровка моның өчен күпме балчык күчерергә кирәклеген күз алдына китерегез. Камил Ибраһимов "Т-130" тракторын тоткарсыз эшләтә. Иң элек инеш буенда 4,5 мең төп агач кына кисәргә туры килде. Хәзер аны җыештырып алып бетерергә кирәк. Авыл уртасындагы тыгылган бетон торбаны алып, күпер 16 метр озынлыгындагы ике яңа торба күмдереп ясыйбыз. Гомумән, кырыкка боргаланган елга да, инеш тә киләсе елга турыга ага башлаячак",- ди прораб Илсур Мөбарәкшин.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Ф.Хәмитов.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев