Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ҖАВАПЛЫЛЫК БУЛМАСА

Соңгы вакытта Саба муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә яшүсмерләрнең идарә итү таныклыгы булмаган килеш мотоциклда йөреп,

юл хәрәкәте иминлеген саклау­чылар тарафыннан тоткарлануларына кагылышлы эшләр күбәеп китте. Чираттагы комиссиядә дә Саба гимназиясеннән һәм кадет-интернат мәктәбеннән ике укучы административ җаваплылыкка тартылды. С.Шәрәфиев (Саба гимназиясе) һәм А. Мозаффаровның (кадет-интернат мәктәбе) дәрескә йөрмәүләре комиссиядә тикшерелде. Шәмәрдән лицеенда укучы ике бала кичке сәгать уннан соң җәмәгать урынында тоткарланган өчен кисәтелде. Комиссия утырышында карала торган эшләрнең иң авыры тәрбиясендә балигь булмаган балалары булган хатын-кызларның эчкечелек белән шөгыльләнүләре. Сабада һәм Шәмәрдәндә дүрт ана комиссия алдында җавап тотты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев