Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Балкыш” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге горурлыгы – сабыр һәм мәрхәмәтле социаль хезмәткәрләр

Картлык, чыннан да, шатлык түгелдер шул. Аеруча ялгыз калсаң яисә чирләп китсәң.

Әле ярый, ярдәмгә мохтаҗлар турында кайгыртып, районда "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге эшләве куандыра. Үзәкнең горурлыгы - түземле, сабыр, ягымлы һәм мәрхәмәтле социаль хезмәткәрләр. Шундыйларның берсе - Айсылу Сөнгатуллина.

Аның белән Сабада яшәүче Тимербаевлар йортында очраштык. Тимербаевлар район үзәгенә 2001 елда Үзбәкстаннан күченеп кайтканнар. Ярты гомерләре чит җирләрдә үткән. Гөлсинә апа (пас­портында Гөлисә) инсульттан соң, бик авырдан хәрәкәтләнә, тотынып йөрергә өй эче буйлап тимер торбадан култыкса сузганнар. Сиксән яшьлек Шаһинур абый исә ару гына, ишек алдында кайнаша. Ә йорт эшләрендә - ике кулсыз. Шуңа күрә Тимербаевлар өй җыештыруда, ашарга әзерләүдә, киемнәр юып үтүкләүдә һәм башка мәшәкатьләр туганда социаль хезмәткәр ярдәменә таяналар.

-Айсылу өйгә балкып килеп керә, исәнләшә, барысын да үзе белеп эшли, аңа бернинди дәгъвабыз юк,- диде Гөлсинә апа.

- Әле менә благодарность та бирделәр, - дип социаль яклау идарәсе башлыгы Марсель Хуҗин имзалаган Рәхмәт хатын күрсәтеп шатлыгын уртаклашты Айсылу.

- Молодец, белеп биргәннәр,- диде ветеран.

-Айсылуга бернинди шелтә-мазар юк. Исән-сау йөреп торсын,- дип сүзгә кушылды Шаһинур абый.

Айсылу социаль хезмәткәр булып учреждениедә кыскартылуга эләккәч күчкән.

-Эшемне бик яратам. Миңа ярдәмгә мохтаҗ 7 кеше беркетелгән. Аларга килешү каралган хезмәтне күрсәтәм, эч серләрен тыңлыйм. Бер-беребезгә нык ияләндек. Кайчак чит кешеләр өйләренә кереп, мине күреп, кызыңмы, әллә дип сорасалар, кайберләре, әйе, кызым, киленеңме әллә дисәләр, әйе, киленем, дип җавап бирәләр. Менә шулай өлкәннәрнең кызлары, киленнәре булып эшлибез, аралашабыз,- диде Айсылу.

Социаль хезмәткәрләрнең күбесе­нә әнә шундый сыйфатлар хас. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан "Балкыш" үзәге директоры Рөстәм Равилин алар белән җыелыш үткәрде. Хәл итәсе мәсьәләләр, отпускага киткәндә өлкәннәрне ярдәмчесез калдырмау, Сабантуйлары алдыннан өлкәннәр яшәгән капка төпләрен, койма буйларын чүп үләннәреннән арындыру турында сүз барды.

- Дус, аңлашып эшләргә тырышыгыз. Әби-бабайлар бәләкәй балалар сыман, көйләттерергә ярата, тәмле телегезне кызганмагыз,- дип сөйләде җитәкче. Чыннан да, бер көйсез өлкән кешегә инде тугызынчы социаль хезмәткәр беркеткәннәр. Берсе белән дә уртак тел таба алмаган. Бу үзе үк әлеге хезмәтнең бик четерекле булуы турында сөйли. Шөкер, көйсез өлкәннәр азрак, сабыр хезмәткәрләр күбрәк бездә. Айсылу кебекләр дә аз түгел. Рөстәм Равилин җыелышта намуслы хезмәткәрләре өчен идарәнең Рәхмәт хатын Рөстәм Гәрәев белән Розалия Тазниевага да тапшырды. Өлкәннәр күңеле кебек кылдан нечкә хисләр белән эш итүчеләр, чыннан да, хөрмәтләнүгә лаек.

Фәнил Мәүлетов.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X