Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхак Габделхәев [+фоторепортаж]

Олы Шыңар авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхак Габделхәев өчен 2015 ел аеруча истәлекле.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә, ул үзенең шәхси бәйрәмен - 90 яшьлек олуг юбилееен каршы алды. Районыбызда иң озын гомерле бабайларның берсе дә ул. 1апрель көнне утны-суны кичкән сугыш ветеранын үзенә генә хас бәйрәме белән котларга тулы бер делегация белән килделәр. Сугыш ветераны бүгенге көндә улы Мәгъсүм һәм килене Гадения тәрбиясендә хөкүмәт ярдәме белән салынган иркен, зур йортта бәхетле картлык кичерә. Бүгенге тормышына ул шөкер кылып яши, урыны - түрдән, кадер-хөрмәттә көн күрә. Тик сугыш тәмамланганга 70 ел үтсә дә, һәр адымда үлем сагалаган ул дәһшәтле көннәр ветеранның бүген дә күз алдында, төшләренә кереп йөдәтә әле.
Габделхак абый Габделхәев сугышка 1941 елда гаиләсе белән Бурятиягә киткән җиреннән алына. Чита өлкәсендә хәрби өйрәнүләр узганнан соң артиллериядә төбәүче булып хезмәт итә. 1945 елда япон самурайларына каршы сугышка керәләр. "Көрәш бик каты булды. Бик күп дусларны югалттым. Командирлар бу бәрелешләрдә күрсәткән ба­тыр­лык­ларыбыз өчен орденнар белән бүләкләнәчәгебезне хәбәр иттеләр. Яшәвебез кукуруз басуы арасында иде. Безнең частьның штабын Кытайның землянкаларына күчергәннәр. Иртәгә шунда күчәбез дигәндә төнлә штабны шартлатканнары билгеле булды. Безгә дигән орденнар да шунда янган. Шулай итеп орденсыз да калдык. Аннан безне вагоннарга төяп Кореяга алып киттеләр. Сугыш бетү хәбәрен Кореядә ишеттек. Үзебезчә бәйрәм итеп алгандай булдык, тик безнең өчен сугыш моның белән бетмәде. 1948 елда гына илгә әйләнеп кайту мөмкин булды. Исән кайтырбыз кебек тоелмаган иде, инде менә 90ны да тутырдым", - дип елмая аксакал ветеран. 1951 елда алар Олы Шыңар кызы Заһидә белән тормыш корып, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. "Бик бәхетле яшәдек Заһидәм белән. Бик сагынам үзен. Һаман янына гына барып җитеп булмый", - дип шаяру катыш моңая Габделхак абый. "Әти белән әнинең бергә тормыш корып яши башлауларына алтмыш ел булырга өч кенә ай калган иде. Әни ике ел элек бакыйлыкка күчте. Әти гомере буе хатын-кызны зурлап, ихтирам-хөрмәттә яшәтте. Мин аның бу сыйфаты өчен аеруча зур рәхмәтлемен. Аның бу күркәм гадәте улларына да күчкән. Колакка катырак булса да, күзлексез укый, телевизор карарга ярата. Исән-сау булсын, өйнең нуры булып озак яшәсен. Әти 1986 елга кадәр "Росгосстрах"та агент булып эшләде, хәзер аның эшен мин дәвам итәм. ", - ди 31 ел өлкәннәрне хөрмәтләп яшәгән килене Гадения.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X