Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бер фанерадан – дүрт мультфильм герое

Яшәгән мохитнең гүзәллеге үзебездән тора. Кайбер йортлар яныннан үткәндә шаулап үсеп утыручы гөлбакчаларны күреп шатланабыз. Гомуми йортларның да төрлесен очратырга мөмкин.

Кайберләрендә шаулап чүп үләне, икенчеләрендә күз явын алырлык чәчәкләр үсә. Сабаның Закир Йосыпов урамындагы, дүрт катлы йортның каршысында хәтта мультфильм геройлары да "яши". Алар фанера кисәкләреннән ясалсалар да, хуҗабикәләре Луиза Гомәрова күңел җылысын кушып җан өргән үзләренә. Астрахань якларында үскән кыз сигез ел элек Сабага күченеп кайткан. Ире Ленар белән ике бала үстерәләр.

- Башта "Карчәчәк" мультфильмындагы җиде гномикны да ясарга уйлаган идем, хәзергә дүртесе генә бар. Ишәк, аккошлар, башка төрле фигуралар ясадым. Миңа калса, яшелчә, җиләк-җимеш бакчасына алар күбрәк туры килә, - ди Луиза.

Геройларның рәсемнәрен интернеттан алган. Аларга көрәк, лейка, тырма, чиләк тоттырган. Фанерага рәсемнәрен төшереп, электролобзик белән кисә, шкурка белән шомарта, грунтовка ясый һәм буйый. Урын кысан дип, аптырап тормый, кисү, буяу эшләрен өендә башкара. Фигура зур булса, подъездга ук чыга. Әзер гномикларны бакчага урнаштырырга ире Ленар ярдәм итә.

- Буяулар очсыз түгел бит, чыгымы күпме?

- Буяларның төрлесен кул­ла­нып карадым. Эмаль бик куе, бигрәк тә вак детальләр өчен отышлы түгел. Гуашь белән ПВА келәен дә кушып карадым, гуашь пычратмый, әмма өстеннән лакларга кирәк. Алай итмәгәндә яңгыр юып төшерәчәк. Иң ошаганы - акрил буягычлар. Алар кыйммәт, ләкин суга чыдам. Фигураларга киткән чыгымнарны санаганым юк, күңелең кушканны эшләгәндә тотылган акчаны саныйсы да килми. Башка эшләргә бүленмичә генә ясаганда бер фигураны бер көндә ясарга була. Мин берьюлы берничә фигураны кисеп куям, икенче көнне иркенләп буйыйм. 1,5 x 1,5 размерлы бер фанерадан дүрт гномикка җитә. Биеклеге якынча - 75 сантиметр.

Мәктәптә укыганда рәсем ясый белмәсә дә, Астраханьда педагогия көллиятенең мәктәпкәчә яшьтәгеләргә белем бирү факультетына укырга кергәч тә, ясарга, әвәләргә, кисәргә, иҗат итәргә өйрәнгән.

Күршеләренә дә рәхмәтле Луи­за. "Лобзик тавышына да түзәләр, үзләре дә ярдәм итәргә ашкынып тора. Берсе фанера алып килә, икенчесе чәчәк үсентеләре, аккошларга шешәләрне дә бергәләп җыйдык", - ди. Беренче фигураларны куйгач, урламаслармы, ватмаслармы дип тә бергәләп борчылганнар. "Бәхеткә ватмадылар, дөньяны матурлык коткара бит! Ямьле булгач һәркемгә күңелле", - дип сөенә.

Яшелчәләр, чәчәкләр үстерергә дә вакыт таба. Күңелендәге матурлыгын фанерага төшереп, тирә-юньдәге кешеләргә ямь өләшә Луиза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X