Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бу бәягә мин памперс сатып алырга җыенмыйм…

Телетапшырулар алып баручы Роза Сябитова оныгына памперс алу өчен акча бирми икән. Әллә ул артык сакчыл микән?

Телевидениедә тапшырулар алып баручы Роза Сябитова балалар товарларына бәяләрдән куркуга төшкән. Аның сүзләренә караганда, памперслар гына да ата-аналарга елына 200 мең сумга төшәчәк.

Әле күптән түгел Роза ханымның оныгы туды: 30 яшьлек кызы Ксения кыз бала тапкан. Нәнәсе оныгы тормышында актив катнаша һәм яшь әнигә ярдәм итәргә тырыша. Аеруча Роза гаиләнең финанс иминлеге өчен бик борчыла.

«Балаларым бу мәсьәләдә мөстәкыйль, әмма мин аларга булышырга тырышам. Оныгыбыз туганчы ук «финанс мендәре» булдырдык. Яшьләр өчен бала туу зур шатлык, бәхет һәм ләззәт китерергә тиеш», — ди ул.

60 яшьлек ханым гади памперсны марляга алыштыру турында җитди уйланган. Аның исәпләвенчә, моңа киткән чыгымнар матди хәлгә нык тәэсир итә. Шуңа күрә ул оныгына памперслар сатып алудан баш тарткан.

«Оныгыбызга памперсларга елына 200 мең сум китәчәген исәпләп чыгардык. Бу — бик зур сумма. Бәлки, памперсны марля белән алыштырырга кирәктер? Ул күпкә арзанрак, ә бала аның аермасын сизмәячәк тә», — ди ул.

Бу сүзләрдән соң Интернет челтәрендә утыручылар Розаны каты тәнкыйтьләгән. «Аена бер миллион сумнан артык акча эшләгән кеше оныгына памперс алып бирми калмас инде», дип яза алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев