Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бәйге җиңүчеләре билгеле

Хөрмәтле укучыларыбыз! Октябрь аенда Әниләр көне уңаеннан изге, асыл затларыбыз турындагы язмаларга, шигырьләргә "Әни" диеп әйтер кешең булсын" дип исемләнгән конкурс игълан иткән идек.

Һәрвакыттагыча, сездән шактый хатлар алдык һәм бәйрәм көннәрендә аларның бер өлешен газетага да бирергә өлгердек. Уңышлы дип табылганнарын, мөмкинлек булуга, алга таба файдаланачакбыз. Инде бәйге нәтиҗәләренә килгәндә, уйлаштык-уйлаштык та, журналистика жанрындагы язмалар арасында урыннарны мәктәп яшендәге укучыларга бирергә булдык. Инде үзләре әни булып, конкурста катнашкан авторларыбыз, шәт, үпкәләмәсләр. Мәктәп яшендәгеләрнең язмаларын кабат-кабат укыганнан соң, өч җиңүчене сайлап алдык. Менә алар: Әнзия Закирова (Шәмәрдән лицее), Гөлчәчәк Ганиева (Тимершык мәктәбе), Оксана Абросимова (Шәмәрдән лицее). Тезмә язмалар арасында Илмира Гыймаеваның "И, Ходаем, бирче сабырлык!" шигыренә - 1нче, Шәмәрдән лицее укучысы Нәфисә Усмановага - 2нче, Саба гимназиясе укытучысы Розалия Мөхәммәдиевага 3нче урын бирелде. Тимершык урта мәктәбе әдәби түгәрәгенә (җитәкчесе З.Нуруллина) йөрүчеләр күмәк рәвештә җибәргән язмалар аерым игътибарга лаек дип табылды. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм Грамота, истәлек бүләкләрен редакциядән килеп алуларын көтеп калабыз. Рәсми тапшыру көне итеп 7 декабрьне (11 сәгать) билгеләдек. Җае чыкмаганнар бүләк алырга үз вакыты белән дә килә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X