Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Документация булмаса – җәза

ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин хәбәр итүенчә, быелгы барлык программалар тормышка ашырылган.

«2013 нче елга программалар кабул ителгән, объектлап исемлек, проект-смета документациясен төзү эше бара. Иң мөһиме - әлеге проект-смета документациясенең булуы, - дип билгеләде ул ТР Хөкүмәт Йортында үткән киңәшмәдә. - Аерым алганда, «Чиста су» программасы буенча районнарга документацияне әзерләү, конкурслар игълан итү өчен җир кишәрлекләрен бүлеп бирү буенча эшне тизләтергә кирәк». Моңа өстәп, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Бәлки бу районнарның программаны тормышка ашыру теләге дә юктыр? Әгәр дә 10 гыйнварга кадәр документация булмаса, бу эшне башкага йөкләргә, вазыйфаи затка җәза бирергә һәм аның аркасында гына район объектсыз калды, дип игълан итәргә кирәк", - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X