Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Герой-шагыйрьгә багышлап

15 февральдә, татар халкының куркусыз каһарманы, Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелә.

Шушы уңайдан бүген район авыл китапханәләрендә ватанпәрвәрлек айлыгы кысаларында шагыйрьгә багышланган "Батырлык дәресләре", патриотик сәгатьләр уздырыла. Әлеге чаралар олылар һәм балалар катнашында үтәчәк. Саба үзәк китапханәсенең уку залында "Сөембикә" клубы утырышы да герой-шагыйрьгә багышланды. Клуб әгъзалары өчен "Муса Җәлил. Шагыйрьнең әйләнеп кайтуы" дигән фильм күрсәтелде, фикер алышулар булды. Клуб җитәкчесе Миңнур Шакирҗанова, Миңнегөл Манихова герой-шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев