Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Гөлнара Тимерҗанова кыз бала тапты

Тамашачы күз алдыннан соңгы араларда югалып торган Гөлнара Тимерҗанова 30 сентябрь көнне икенче сабыен тапты. Кыз бала!

Җырчының шатлыгы белән уртаклашып, хәлен белештек:

- Аллага шөкер, хәлләребез яхшы! Дүрт тәүлектән соң ук өйгә кайттык. Көтеп алынган кызым иртәнге 9 тулып 15 минут киткәч туды. Авырлыгы - 3,600, буе - 53 см. «Мин тудым» дигәндәй кычкырып җибәрүгә, күземнән мөлдерәп шатлык яшьләре акты. Көтелгән хәбәр булса да, ирем Ильер бу хәлгә баштарак ышана алмый йөрде.
Әбиемнең исеме Зифа. «Әзифа» дигән җырым да бар. Балама да шул исемне кушарга теләгән идем. Харис хәзрәт: «Айзифа» дип кушыйк», - диде. Әтисе дә, мин дә шундук ошаттык. Ай кебек нурлы йөзле, зифа буйлы кыз дигәнне аңлата.
Икенче бала икенче төрлерәк. Иделне тапканда яшь идем, ул вакытта беренче планда эш булган, күрәсең. Аңа ике айлык чакта концертта катнаштым. Ә кызымны өйдә тыныч кына, рәхәтләнеп, тәмләп үстерәсе килә. Сәхнәне артык сагынмыйм. Сәхнә - бер көнлек, гаилә - мәңгелек. Шулай да иҗаттан бөтенләй дә читтә түгелмен. Яңа җырлар язам. Киләчәктә клиплар төшерергә дә планда бар, - диде Гөлнара.
Шәһри Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X