Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Хәтер” китабы - һәйкәл ул

Моннан 20 еллар элек район гәзи­тендә сугыш­тан әйлә­неп кайт­маган район­даш­ла­рыбызның исемлеге басылып чыккан иде. Район хал­кы моны зур ихтирам билгесе итеп бәяләде.

Бик күпләр үзләренең якын кешеләренең, чордашларының, авылдашларының исемнәрен укып хәтерләрен яңарттылар, алар турында якты истәлекләрен сөйләделәр, яздылар. Ул елларда әле фронтовик­ларны белүче өлкән буын вәкилләре шактый иде. Шулай ук 90нчы еллар дәвамында 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатлар һәм офицерлар истәлегенә багышланган "Хәтер" китаплары дөнья күрде. Аның сугыш кырларында һәлак булган, хәбәрсез югалган, яралардан үлгән райондашларыбыз турында мәгълүмат тупланган 21нче томы 1997 елда нәшер ителде. Чәбки-Саба авылында туып үскән Түбән Кама шәһәрендә гомер итүче тыл ветераны Рәис Исмәгыйловның "Саба таңнары"нда (21.07.1999ел) басылган язмасында бу китапның әһәмиятен аңлатучы мондый юллар бар иде: "Бөек Ватан сугышында гомерләре өзелгән Татарстан уллары һәм кызларының исемнәре теркәлгән "Хәтер" китабының Саба районына багышланганын сабырлык белән көтеп алдым. Исән чагымда бу изге китапны да кулыма алырга насыйп булган икән. Әтиебезне һәм аның һәлак булган туганнарын зур дулкынлану белән эзләп таптык. Үзләрен күргән күк булдым. Балаларымны, оныкларымны чакырып, "Хәтер" китабын бергәләп укыдык, истәлекләр белән уртаклаштык. Әтинең 100 яше тулуга багышлап, искә алу мәҗлесе үткәрдек, бабайлар коръән укыдылар". Бу нәселдән сугышта катнашкан алты ир туганның дүртесенә әйләнеп кайту насыйп булмаган. Ә инвалид булып кайткан Мәүләви абый Сибагатуллинның аягы, кулы гарип көе дә тракторда эшләве билгеле (җәсәды Саба зиратында җирләнгән).

Ә шулай да бу изге китап районга 1200ләп данә кайткан булса да, әле бүгенге көннәрдә дә аны кулына тотып карамаган, аның барлыгын белмәүче кешеләр хәтта сугышта иң якын кешеләрен югалтучылар арасында да бар икән әле. Бу көннәрдә генә әтиләренең истәлекләрен торгызырга теләгән өлкән яшьтәге ханым белән сөйләшергә туры килде. Аның әтисе һәм әтисенең бертуган энесе сугыштан әйләнеп кайтмаган. Ханымның үзендә әтисе турында бернинди истәлек документ юк. Миңа әңгәмәне "Хәтер" китабын ачып, бертуган Ибраһим һәм Исмәгыйл Шакировлар турында язылган белешмә белән таныштырудан башларга туры килде. Ханымның әйтүенчә, бу каһарманнарның балалары Сабада берничә гаилә булып яшәсәләр дә, аларның берсендә дә "Хәтер" китабы юк икән.

Икенче ханымны әңгәмәгә мин үзем чакырдым. Ул әтисе Галим­җан Ибнеевның (ул "Красная Звез­да" ордены, "За отвагу" медале кавалеры) фронттан исән кайтып, әле ун еллап агроном булып эшләвенә, сугыш җәрәхәтләреннән 1966 елда вафат булуына карамастан (җәсәды Сабаның 1нче зиратына җирләнгән), "Хәтер" китабындагы белешмә буенча, сугышта хәбәрсез югалган булып саналуы турында белми иде. Аның сәбәпләрен яза башласаң озынга китә. Тикмәгә мени, 1нче телевизион канал Бөек Ватан сугышы елларындагы югалтуларны тулырак исәпләп чыгару максатыннан, һәлак булган туганнары һәм якын кешеләре турында кыскача биографик белешмә һәм фотопортретларын элект­рон вариантта җибәрүне сорап халыкка мөрәҗәгать итмәгән иде. Белергә иде бу чакыруга районда ничә гаилә кушылуын һәм нинди эчтәлектәге белешмәләр җибәрелгәнен! Районның Ватан сугышы чоры тарихын яктыртуга өстәмә материал булыр иде ул.

1998-2010 елларда төрле сәбәпләр аркасында исемнәре төрле районнарга багышланган томнарга керми калган яисә хәбәрсез югалган саналып, эзләнүләр нәтиҗәсендә һәлак булган һәм күмелгән урыны ачыкланган сугышчылар турындагы мәгълүмат белән "Хәтер" китабының өстәмә томнары (23-1, 23-2, 24, 25, 26, 27-1, 27-2) чыгарылган. Мин район музее хезмәткәрләре булышлыгы белән бу өстәмә томнарга кертелгән Байлар Сабасы авылы фронтовикларының исемлеген төзедем. Алар 69 кеше булып, 6сы сугыштан исән кайткан булып чыкты.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Хәйдәр Хисанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев