Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Җиңү көне - икеләтә бәйрәм

Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә, 28 апрельдә Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәткәрләрен "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" юбилей медале белән бүләкләде.

Шулай ук республиканың күре­некле кешеләренә хез­мәт­тәге уңышлары өчен Рос­сия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды. Рөс­тәм Миңнеханов кулыннан бүләкләрне барысы 62 кеше алды.

Татарстанда ветераннарга зур хөрмәт күрсәтелә, инде арабыздан киткәннәрне хәтерлиләр, баш иеп искә алалар. Республика халкы Бөек Җиңүгә фронтта гына түгел, тылда да зур өлеш кертә. Татарстаннан 186 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 1941-1945 еллардагы сынауларда якташларыбыз үзләренең иң яхшы сыйфатларын - Ватанга мәхәббәт, үз-үзеңне аямау, хезмәт сөючәнлек үрнәге күрсәтәләр.

Бөек Ватан сугышында районның 12 меңнән артык кешесе катнашты. Бүгенге көндә аларның 28е генә -безнең арада. Шуларның берсе - Төбәк авылында яшәүче Хаҗиәхмәт Әлмиев. 9 Май ветеран өчен икеләтә бәйрәм алып килә. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән бергә, сугышның беренче көннәреннән яуга киткән ветеран үзенең 95 яшен каршылады.

1939 елда хәрби хезмәткә алынган егетне башлануга Байкал аръягына алып китәләр. Анда шофер һөнәрен үзләштерә. Көнбатышка җибәрү өчен әзерләнгән 160нчы укчы полкны көтмәгәндә Ерак Көнчыгышка алып китәләр. 1942 елда Сталинград сугышында хәлләр катлаулангач, Көнчыгыш гаскәрләрен дә Көнбатышка күчерәләр. Хаҗиәхмәт Әлмиев машина белән снарядлар ташый, Паулюс армиясен тар-мар итүдә катнаша. "Сталинград өчен сугыш коточкыч булды. Үлем белән күзгә-күз очрашкан чаклар күп булды инде. Тик Ходай гомерне өзмәде. Бик күп иптәшләрне югалттым. Ике мәртәбә каты яраландым. 1943 елда контузия алдым. Җиңүне Краснодар краенда каршыладым. Тик моның белән безнең өчен сугыш бетмәде», - дип искә ала ветеран.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X