Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Җил дә комачау итмәде

Кояшлы, әмма җилле 6 май иртәсендә Сабаның үзәк урамына - Мәңгелек ут каршына велосипед "иярләгән" ир-егетләр, кызлар җыелды.

Таныш йөзләр дә хәйран күренә. Кышын - чаңгы, җәен җиңел атлетика ярышларының берсен дә калдырмаска тырышучы Илдат Ситдиков ул арада журналистлар белән әңгәмә корырга да өлгерде. "Моннан 10 ел элек Бөек Җиңүнең 60 еллыгында 60 километрны велосипедта узган идек. Инде үзем дә 60ның теге ягына чыктым. Шулай да 70 еллыкка багышланган велоузышка нык әзерләндем. Унар-утызар километр ара узган көннәр булды. Шәмәрдәннән унлап кеше килдек. Күңел шат, кәефләр бәйрәмчә, барысы да уңышлы булачак",- диде ветеран спортчы.
Танылган көрәшче, ярышта үзе белән Эзмә мәктәбеннән ике егетне алып килгән Азат Галиев та узышны көтеп алуын белдерде. "Мондый мәртәбәле ярышка яңгыр да, салкын да комачау итә алмый, җил барганда каршы икән, кайтканда уңай булачак",- диделәр икесе дә. Чыннан да, моннан 65-70 ел элек пулялар яңгырында, бомбалар төшеп ярылганда атакага барган сугышчыларны күз алдыңда тотсаң, нәрсә инде ул уңайсыз һава шартлары! Әнә шундый күңел халәтендә 50гә якын спортчы Саба - Килдебәк - Лесхоз - Иштуган - Олыяз - Эзмә - Саба автотрассасы буйлап 70 километрлы юлга кузгалды ул иртәдә. Аларга велосипедларда кызу барырга Бөек бәйрәм рухы көч бирде. Велоузышта катнашучылар маршрут үткән авыл җирлекләрендә изге яуда һәлак булган райондашларыбызны мәңгеләштергән һәйкәлләр янында тукталып митинглар да үткәрделәр. Ә 11 чакрымлы Иштуган - Олыяз юл участогын чын мәгънәсендә ярышып уздылар. Дүрт яшь категориясендә җиңүчеләрне Мәңгелек ут каршында бүләкләделәр.
-Җитмеш километрны узу өчен билгеләнгән вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Без сезне әле сәгать 4тә генә көткән идек. Безнең чакыруны кабул иткәнегез, катнашканыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт. Исән-имин хәвеф-хәтәрсез финишка килүегез белән ихлас котлыйм. Бәйрәм хөрмәтенә велосипедта узышу үзе бер онытылмас истәлек булып калачак. Инде җиңүчеләрне тәбрикләргә рөхсәт итегез,- диде чарада катнашучыларны озатып калган һәм каршы алган башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев.
Башта 70 чакрымны егетләрдән калышмый узган кызларны бүләкләделәр. Ярышта мәктәп укучылар арасында Шәмәрдәннән Айгөл Камилова, 18-29 яшьлекләр категориясендә Сабадан Альбина Гүзәлова җиңүче булган. Ир-егетләр арасында Илназ Габдерахманов (Саба гимназиясе), Азат Галиев (30-34 яшьлекләр), Дамир Шакирҗанов (45 яшьтән югары) беренчелекне бирмәгән. Шулай ук иң яшь катнашучы, Эзмә урта мәктәбенең V сыйныф укучысы Салават Галиев белән иң өлкән велосипедчы - 67 яшьтәге Габделмәҗит Каюмовны да махсус бүләкләделәр. Җиңүнең 60 еллыгына багышланган велоузышта да катнашкан финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Сөнгатов ун елдан соң да сәламәт яшәү рәвешен актив пропагандалаучы җитәкче булып калуын күрсәтте. Профессионал спортчылар Улугбек Ваисов, Руслан һәм Рушан Миннегуловлар кергән 18-29 яшьлекләр төркемендә җиңүчеләрне иң соңыннан хөрмәтләделәр. Ике тапкыр параолимпия чемпионыбызның ярышта катнашуы узышка старт бирелгәндә үк алкышлар белән кабул ителсә, беренче булачагына да беркем шикләнмәде. Ә менә яңа һәм яшь хезмәттәшебез Динар Ногмановның III урынны алуы безнең өчен сенсация иде. "Дистанциягә көчне 12 километрга бүлеп исәпләгән идем, ә ара кимрәк икән, күрсәткеч тагын да яхшырак буласы иде",- диде Казан каласында да укыганда велосипедта йөрүне кулай күргән егетебез.
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Гарипов велосипедчыларның барысына да сертификатлар тапшырды. Бүләкләнүчеләр Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап үткәреләчәк велоузышларда катнашырга да әзер икәнлекләрен белдерделәр.

Фотолар:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев