Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Камил хәзрәт Сәмигуллин: "Бердәм булсак кына үз дәрәҗәбезне саклый һәм ныгыта алачакбыз”

9 апрель көнне Саба җамигъ мәчетендә Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе, мөфти вазифаларын вакытлыча башкаручы һәм 17 апрель көнне булачак мөфти сайлауларына тәкъдим ителгән кандидат Камил хәзрәт Сәмигуллин белән район авылларының мәхәллә имамнары очрашуы булды.

Җыелышны төньяк региональ казыят казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев ачып җибәрде: "Бу килеп туган проблемалар хәл итү җыелышы түгел, мөфтилеккә кандидат белән танышу җыелышы. Бүген матур сүзләр белән аңа нәсихәтләребезне, яхшы теләкләребезне җиткерик. Күркәм эшләребез, бердәмлегебез белән алга барырга, Нәзарәт нинди генә составта төзелсә дә, аңа ярдәм итәргә тиешбез. Без яхшы эшләсәк, Нәзарәт тә яхшы эшлиячәк".

Аннан соң очрашуда катнашкан район башлыгы Рәис Миңнеханов чыгышы тыңланды. Ул район мәчетләренең хәле, яңаларының төзелеп килүе, мәхәлләләрдә имамлык вазифаларының үтәлү мәсьәләләрен күтәрде. Шулай ук дин белән бергә дөньяви тормышны да кирәгенчә һәм дөрес юнәлештә алып бару зарурлыгын Пенза өлкәсендәге Әләзән, Чуашстандагы Шыгырдан, Самара өлкәсендәге Гали авыллары мисалында аңлатты, аларда халыкның хәләл көч белән таза тормыш алып баруы, эчкечелекнең булмавы, мәчетләргә дә күбрәк йөрүләре хакында сөйләде.

Район җитәкчесеннән соң сүз Камил хәзрәткә бирелде. Ул Аллаһ Тәгаләгә хәмде-сәнә мактау, Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссаләмгә салаватлар әйткәннән соң, болай диде: "Ике ел элек Татарстан мөселманнары корылтаенда эшебезне Хәнәфи мәзһәбенә туры китереп алып бару турында килешкән идек. Бу карар безнең барча гамәлләргә, тормышыбызның бөтен өлкәләренә, дингә өндәүгә дә, дини йолаларны үтәүгә дә, халыкара мөнәсәбәтләргә дә кагыла. Эшебезне шушы юнәлештә дәвам итәрбез, Иншә Аллаһ! Аллаһы Тәгалә Көръәндә: "Мөэминнәр, мөселманнар үзара кардәш", - дип әйтте. Ягъни таркаулык өчен сәбәп эзләсәк тә, таба алмыйбыз, чөнки динебез бар, Раббыбыз бар, Китабыбыз бар, Кыйблабыз бар, Ватаныбыз бар, милләтебез бар, мәзһәбебез бар. Бергә булсак, бердәм булсак кына үз дәрәҗебезне саклый, яклый һәм ныгыта алачакбыз".

Камил хәзрәт чыгышын дәвам итеп, башкарасы эшләр хакында кыскача сөйләп үтте. Мисыр китапханәләренең берсендә олуг дин галимебез Шиһабетдин Мәрҗәнинең моңа кадәр билгеле булмаган кулъязма хезмәте табылуы, озакламый аны китап бастырып куллануга чыгарачаклары турында хәбәр итте. Шулай ук социаль проектлар тормышка ашырылачагы, шул исәптән бер ятим балалар йортын төзү нияте барлыгы, яшьләр бүлеге, хатын-кызлар оешмасы эшчәнлекләрен җәелдерү һәм дини мәгариф эшен ныгыту зарурлыгы хакында сөйләде, мәктәпләрдә кыз балаларның яулык ябу мәсьәләсе дә җайга салыначагы турында әйтте, авыл имамнарыныңң сорауларына җавап бирде. Гомумән алганда, мөфтилеккә кандидат Камил хәзрәт уңай тәэсир калдырды.

Очрашуны йомгаклап, район имам-мөхтәсибе Айнур Әхмәтов һәм Җәлил хәзрәтләр кем генә сайланса да, мөфтигә һәм имамнарга итагать итү тиешлеген аңлаттылар, бердәм җәмгыять булып, халык белән эшләүне яхшырту зарурлыгын ассызыкладылар.

Татарстан мөфтилегенә кандидат Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашу Коръән уку һәм киләчәк эшләрнең уңышлы булуын теләп дога кылу белән тәмамланды.

Илдар Яхъя,

Саба җамигъ мәчете имам-хатыйбы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев