Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Күңелендә – бәйрәм рухы [+фоторепортаж]

Шәмәрдәндә яшәүче Нәсимә Шәрипова өчен алтын көз икеләтә бәйрәм хисләре алып килә: өлкәннәр көне якынлашканда хезмәт ветераны үзенең 90 яшен дә каршылады.

Түбән Утар авылында туып-үскән кыз сугыш чорында Пүкәл авылында урнашкан артильдә сугышчыларга толыплар тегә. "Норма тутырасы бар иде, шуңа куллар теткәләнеп беткән килеш эшләдек",- ди Нәсимә әби. Шулай итеп 15 яшьлек кыз Җиңүгә үзеннән зур өлеш кертә. 1953 елда алар Пүкәл авылы егете Габдерәүф белән гаилә коралар. Яшь гаиләгә ерак казах далаларында да, шахталарда да эшләргә туры килә. Әмма туган якны сагыну үзенекен итә, алар 1968 елда Шәмәрдәнгә кайтып төпләнәләр. Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген 3 балалары исән-сау, 7онык, 9 оныкчыкларына сөенеп гомер кичерәләр. Нәсимә һәм Габдерәүф Шәриповларның гомер итә башлаганнарына быел 62 ел тулган. "Тормыш иткәндә сабыр булырга, юл куярга, юк-бар өчен тавыш чыгарып йөрмәскә кирәк, сабырлык - күп каршылыкларга киртә булып тора, һәркемгә безнең кебек озын парлы гомер насыйп булсын", - ди Нәсимә әби. Юбилее уңаеннан аны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, Шәмәрдән авыл җирлегенең башкарма комитет сәркатибе Раил Гыйльметдинов котлап, Россия Президенты Путинның Котлавын тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев