Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Керәнне авылында "Авылымның ямьле кичләре" дип исемләнгән концерт узды

4 август көнне Керәнне авыл клубы, Кызыл Мишә һәм  Иске Мичән мәдәният йортлары Керәнне авылында "Авылымның ямьле кичләре" дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

Иҗат коллективының концерт программасы төрле иде. Алып баручының һәм артистларның осталыгы белән концерт чын бәйрәмгә әверелде. Тамашачы белән җылы, дустанә атмосфера очрашуның беренче минутларыннан ук урнашты. Бәйрәмдә катнашучылар яраткан җырлары, дәртле биюләре һәм күңелле уеннары белән тамашачыларның кәефен күтәрде. Һәр чыгышны көчле алкышлар белән каршы алдылар.

   Очрашу вакыты сизелмичә дә үтеп китте. Канәгать тамашачылар яхшы кәеф өчен рәхмәт белдерделәр һәм иҗади уңышлар теләделәр. Йолдызлы күк астында очрашу дискотека белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев