Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кичке 11дән соң - өйгә

Уку елы тәмамлану балаларның имин җәйге каникуллары турында кайгыртуны алгы планга куя. Төп җаваплылык, әлбәттә, әти-әниләрдә. Балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекциясе исә игътибарны беренче чиратта социаль яктан авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә бирә. Шул максаттан Татарстанда Эчке эшләр министрлыгы 22 майдан "Полиция балачак сагында" пиар-акциясе игълан иткән иде. Хәзер...

Уку елы тәмамлану балаларның имин җәйге каникуллары турында кайгыртуны алгы планга куя. Төп җаваплылык, әлбәттә, әти-әниләрдә. Балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекциясе исә игътибарны беренче чиратта социаль яктан авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә бирә. Шул максаттан Татарстанда Эчке эшләр министрлыгы 22 майдан "Полиция балачак сагында" пиар-акциясе игълан иткән иде. Хәзер аның 6 июньгә кадәр дәвам итәчәк төп этабы бара. Бу акция элек "Балаларга өмет бир" исеме белән үткәрелә иде. Әмма бурычы һәм максаты үзгәрмәде. Акция балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга, күзәтүсез калуларын кисәтүгә, шулай ук 30 майда оештырылуына 79 ел тулу билгеләп үтелгән балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекцияләренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән. Әти-әни - гаиләдәге, ә инспекцияләр бөтен район балалары турында кайгырта. Әле аларның да ниндиләре: һәртөрле начар гадәтләр колы булып китәргә һәвәс авыр тәрбияләнүчеләр. Әйтик, быел районда ике укучы сыра эчкән өчен административ җаваплылыкка тартылды. Бер укучының тагын да куркынычрак юлга басуы - наркотик матдәләр куллануы ачыкланды. Бу мисаллар уяулыкны нык арттыруны сорый. Балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекциясе авылларга шәһәр мохитендә үскән укучылар кайткан каникуллар чорында бу мәсьәләләргә контрольне барлык структуралар белән берлектә көчәйтә. Мисалга, төнлә йөргән балигъ булмаганнар аерым игътибарга алына. Алар кичке 11дән соң бала урамда нишләп йөрергә мөмкин дигән сорау тудыра. Балигъ булмаганнар кичке сәгать 11дән соң өлкәннәрдән башка җәмәгать урыннарында булырга тиеш түгел. Быел балалары шушы кагыйдәне үтәмәгән өчен 28 ата-ана административ җаваплылыкка тартылды.

Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.

Алина Романова,

балигъ булмаган балалар белән эшләү өлкән

инспекторы.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев