Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Коррупциягә каршы комиссия утырышында

Хакимият бинасының кече залында Саба муниципаль районы башлыгы Р.Миңнеханов рәислегендә коррупциягә каршы тору буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырышта барысы биш көн тәртибе каралды.

Комиссия әгъзалары районда коррупциягә каршы тору буенча 2012 елга эш планын расладылар. Шулай ук "2012-2014 елларда коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру буенча Саба муниципаль районының комплекслы программасы"на үзгәрешләр кертү турындагы көн тәртибе каралды. Дәүләт һәм муниципаль хезмәт турындагы, коррупциягә каршы тору турындагы законнарның үтәлешенә анализны комиссия сәркатибе А.Миникаев ясады. Анализ күрсәткәнчә, 2011 елда республика хокук саклау органнары тарафыннан дәүләт властена, дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәтләр мәнфәгатьләренә каршы 537 җинаять ачыкланган, әлеге өлкәдә закон бозуларның 4746 очрагы фаш ителгән. Бу исә 2010 ел күрсәткечләрен 62 процентка узып киткән дигән сүз. Дәүләт гражданлык хезмәте вазифасын биләп торган 109 кеше үезенең керемнәре турындагы белешмәләрне тутырганда милек төрләрен, транспрт чаралары моделен күрсәтмәгән. Районда мондый очраклар хакында, муниципаль хезмәт, коррупциягә каршы тору турындагы законнарны бозу очраклары нигезендә язылган прокурор күрсәтмәләренең үтәлешен яктыртып район прокуроры Р.Сәлахов чыгыш ясады.

Соңыннан коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча республика советы карарлары белән танышу булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X