Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

КОРРУПЦИЯГӘ КАРШЫ МАКСАТЧАН ПРОГРАММА

16 октябрьдә ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында Татарстан парламенты комитетларында "Татарстан Республикасының 2013-2014 һәм 2015 елларның планлы чорына бюджеты турында" закон проекты турында фикер алыштылар.

Иң элек депутатлар 2013-2014 һәм 2015 елларның планлы чорына социаль-икътисади үсеш фаразы, төп финанс документының төп күрсәткечләре белән танышты. Әлеге фараз глобаль товар базарларындагы вәзгыятьне, дөньякүләм икътисадның үсеш перс­пективаларына кагылышлы бәяләмәләрне, шулай ук Россия һәм Татарстан икътисадындагы агымдагы тенденцияләрне исәпкә алып башкарылган. Чөнки Татарстанда җитештерелгән товарларның 48 проценты экспортка китә. Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында республика товарларының конкурентлыкка сәләтлелеген тәэмин итү сорала.

2013 ел бюджетында Татарстан Республикасында 2012-2014 елларга терроризмны һәм экстремизмны кисәтү буенча республика максатчан программасын тормышка ашыруга - 6,3 млн. сум, 2011-2015 елларга Татарстан Республикасында халык арасында наркотикларга каршы эш алып бару программасын гамәлгә кертүгә - 10,1 млн. сум, 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасын тормышка ашыруга 0,924 млн. сум акча каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев