Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кыш бабай фермаларга килгәч шаккатты [+фоторепортаж]

Бик мәрхәмәтле ул бабакай. Декабрьдә яңгыр явып, күлдәвекләр хасил итсә дә килә ул барыбер. Шулай булмый ни, елны елга ялгау аның вазыйфасына керә бит.

Кризис булуга карамастан капчыгы да буш түгел.

Район хуҗалыкларында йөргән Кыш бабай бигрәк тә юмарт күңелле булды. Кайда гына барса да күчтәнәчен, бүләген елына күрә мулдан тутырган.
Авыл хуҗалыгы хезмәт­чәннәре үзләре дә муллык белән каршылый шул Маймыл елын. Ничек итеп, аларга бүләк өләшмисең ди. Районыбыз сөт җитештерү буенча республикада алдынгы урыннарда бара. Бүгенге көндә уртача 126 тонна сөт савыла. Бер сыерга уртача - 18 килограмм. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, АПК һәм барлык тармак профсоюзларының район комитеты оештыруында ел саен Кыш бабай терлекчеләр белән күрешә.
Быелгысы "Нырты" авыл хуҗа­лыгы предприятиесенең Арташ бүлекчәсендә башланып китте. Узган ел белән чагыштырганда уңыш­лар күзгә күренеп арткан әлеге хуҗалыкның. Узган елның 11 ае белән чагыштырганда сөт җитештерүне 115, ит җитештерүне 107-108 процентка арттырып үтәгәннәр. Узган ел бер көнгә 141 мең сумлык сөт сатылса, быел 280-290 мең сумлык сөт сата хуҗалык. Хуҗалык җитәкчесе Ильяс Дәүләтҗанов терлекчеләрнең хезмәтен саннарда, күрсәткечләрдә әйтеп күрсәткәч шаккатты Кыш бабай. Сокланырлык хезмәтләр байтак шул биредә. Төзекләндерелгән тораклар, заманча сөт үткәргечләр хезмәт кешесенең эш шартларын җайлаштырган. Ә Кыш бабай төрле елларны - терлекчеләрнең фермалар­да саз ерып йөргән, торак эченә түбәдән су аккан чакларны да күргән бабай ул. Бер генә фермада да андый җитешсезлекләр юк хәзер. Терлекчеләр үзләре дә эш шартларыннан, хезмәт хакларыннан канәгать. Без кызыксынганчы ук:
-Безне хөрмәт итеп килгәнегезгә рәхмәт, Кыш бабай. Бик рәхәт яшибез, эшебез бар, хезмәт хакын биреп баралар, - дип рәхмәтләрен әйтергә ашыктылар.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев