Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ӨЛКӘННӘР УНКӨНЛЕГЕ БАШЛАНА

Саба муниципаль районы башкарма комитеты 2012 елның 1 октябрендә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелү уңаеннан 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр ункөнлек үткәрү турында карар кабул итте һәм чаралар планы расланды.

Әлеге ункөнлектә күптөрле чаралар уздырылачак. 1 октябрьдә спорткомплекста 50 ел бергә яшәүче парларны хөрмәтләү тантанасы булачак. Бүген исә Байлар Сабасы ветераннары район объектларына сәяхәткә чыктылар. 29 сентябрьдә "Кайгырту" фондына иганә җыю буенча радиомарафон, шулай ук тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләр һәм картлар йортларында тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм чаралары үткәрелә.

Муниципаль берәмлекләр башлыкларына, предприятие, оешма, учреждениеләр җитәкчеләренә өлкән яшьтәге кешеләргә матди, социаль-көнкүреш, медицина-социаль хезмәт күрсәтү максатларында чаралар оештырырга тәкъдим ителә. Өлкән яшьтәге кешеләргә мунча, чәчтараш хезмәте күрсәтүләр оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев