Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Мәктәп отрядлары хокук бозуга каршы

Шушы көннәрдә Саба гимназиясе базасында мәктәптәге хокук бозуларны кисәтү отрядлары кураторлары өчен район семинар-практикумы узды.

Бу чарада отряд кураторлары - тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, социаль педагоглар, тормыш иминлеге нигезләре укытучылары һәм балигъ булмаганнарның эшләре буенча өлкән инспекторы И.Зәкиев катнашты. Семинар эшендә балигъ булмаганнарның хокук бозуларны кисәтү отрядлары арасында үткәрелгән республика бәйгесе финалисты - гимназиянең "Ночной дозор" отрядының эшчәнлеге үрнәк итеп күрсәтелде (Отряд җитәкчеләре Г.Шиһабиева, И.Хәйриев). Бу юнәлештә районда башкарылган уңай тәҗрибә гомумиләштерелеп, профилактика отрядларына тәкъдим ителде.

Семинарның практик өлешендә уен технологиясе, группаларда үзара уңай мөнәсәбәт булдыру, хокук бозуларны кисәтүдә проектлы эшчәнлек булдыру буенча мастер-класс үткәрелде.

Мәгълүмати-методик үзәк методисты А.Хәсәнова семинар эшенә нәтиҗәле йомгак ясады. Семинар-практикумда яшьләрнең районның хокук саклау эшчәнлеген үстерүдә ярдәм итүче бурычлары яктыртылды. Катнашучылар бу чараның яхшы әзерләнүен һәм нәтиҗәле эшен билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гимназия

2
X