Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МӘРГӘННӘР УК АТТЫ

Җәядән ату - нинди яшь­тә булуына да карамас­тан, һәркем шөгыльләнә ала торган спорт төре.

Ул олимпия уеннарына да кертелгән. 2009 елда республикада әле­ге спорт төрен популяр­лаш­тыру максатында җәя­­дән ату федерациясе дә оештырылды. Шуннан бирле ярышлар үткәрү традициягә керде. Районыбыз укучылары спортның әлеге төре белән республиканың авыл мәктәпләре арасында беренчеләрдән булып шөгыльләнә баш­ладылар.

Саба кадет-ин­тернат мәктәбендә район җи­тәк­челәре булышлыгы белән оештырылган түгәрәккә (җитәкчесе Альберт Нигъмәтҗанов) йөрүчеләрнең инде уңыш­лары да бар. Әйтик, кадет мәктәбенең VII сыйныф укучысы Инсаф Зарипов былтыр Казанда уздырылган Татарстан чемпионатында кече яшьтәгеләр арасында беренчелекне ал­­­­­­­­­­­­­­­­­г­­­­­­­ан иде. Узган шимбә-якшәмбе көннәрендә ка­­­­дет-интернат мәктәбендә җәядән ату буенча үткән республика беренчелегендә һәм чемпионатында ул кабат үзенең мәргән икәнлеген раслады. Инсаф 18 метрдан мишеньга атуда 1998-2000 елгы үсмерләр арасында 600 мөмкинлектән 428 очко җыеп, беренче урынны алды һәм 3нче зурлар разряды нормасын үтәде. Кызлардан Гүзәл Ибәтуллина 4нче нәтиҗә күрсәтте.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Ф.Хәмитов.

Н.Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев