Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Муниципаль хезмәткәрләргә бәйрәм концерты бүләк иттеләр [+фото]

Инде белүебезчә, 2013 елда 21 апрель «Муниципаль берәмлекләр көне» итеп игълан ителде. Шул уңайдан Саба районы җитәкчелеге райондагы барлык муниципаль хезмәткәрләрне, лаеклы ялда булган ветераннарны Шәүкәт Биктимеров исемендәге район мәдәният йортына җыеп, бәйрәм күчтәнәче бүләк итте. Иң элек муниципаль хезмәткәрләрне район Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов тәбрикләде. - 131 Федераль...

Инде белүебезчә, 2013 елда 21 апрель «Муниципаль берәмлекләр көне» итеп игълан ителде. Шул уңайдан Саба районы җитәкчелеге райондагы барлык муниципаль хезмәткәрләрне, лаеклы ялда булган ветераннарны Шәүкәт Биктимеров исемендәге район мәдәният йортына җыеп, бәйрәм күчтәнәче бүләк итте.

Иң элек муниципаль хезмәткәрләрне район Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов тәбрикләде. - 131 Федераль закон нигезендә безгә бик күп вәкаләтләр бирелде, шуның белән өстебезгә бик күп бурыч та йөкләнелде, диде ул. Һәм бер-бер артлы аеруча да тырыш хезмәт куйган өлкә хезмәткәрләрен сәхнәгә дәште.

Саба муниципаль районы Башкарма комитетының "Мәгәриф идарәсе" начальнигы Илфат Шакиров, Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Гарипов, Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе Алим Галиуллин, Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин Саба муниципаль районы Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Саба муниципаль район Советының оештыру бүлеге начальнигы Раушания Рәһимова, Юридик бүлек начальнигы Альберт Миникаев, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының оештыру бүлеге начальнигы Чулпан Хәбибуллина, Оештыру бүлегенең баш белгече Ләйсән Гасимова, Башкарма комитетның икътисад һәм территориаль үсеш бүлеге әйдәп баручы белгече Гүзәлия Фархетдинова, Саба муниципаль районы Финанс бюджет палатасының исап-хисап бүлеге начальнигы Гөлнара Заһидуллина, Иштуган авыл җирлеге башлыгы Ринат Галиахметов Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән тәбрикләнделәр.

Икшермә авыл җирлеге Башкарма комитеты сәркатибе Бүләк Миннебаевага, Мичән авыл җирлеге башлыгы Айзат Гәрәевка Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советынын Мактау грамотасы тапшырылды.

Килдебәк авыл җирлеге Башкарма комитеты сәркатибе Эльмира Исмәгыйлова, Шәмәрдән авыл жирлеге Башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Эльмира Сафиуллина Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Тәбрикләүләр тәмамлангач, тамашачы хозурына Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров үзенең концерт программасын тәкъдим итте. Тамаша соңында Район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов тагын бер кат муниципаль хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлады, артистларыбызга исә зур рәхмәтен белдерде.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Мәгълүмат http://saby.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X