Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Патент системасы гамәлгә керә

2013 елда Татарстан Респуб­ликасы территориясендә мах­­­сус салым режимы - салым салуның патент системасы гамәлгә кертеләчәк.

Шулай итеп, 2013 елдан, яңа закон нигезендә, салым салуның патентлы системасыннан коллективында 15 кеше булган эшмәкәрләр дә файдалана алачак. Әлеге системаны кулланганда шәхси эшмәкәр бер ел эчендә алынырга мөмкин булган якынча керем күләме белән бәйле 6 процентлы ставка белән салым түли.

Патент системасы буен­ча­ салым түләүче шәхси эш­мә­кәрләр элеккечә физик затлар кеременә һәм милкенә салымнардан (патент системасы кулланылган эшмәкәрлек эшчәнлеге төреннән алынган керемнәр өлешеннән) азат ителәләр. Алар шулай ук өс­тәмә кыйммәт салымы да тү­ләмиләр.

Салым салуның патент сис­темасы салым түләүләрнең башка төрле режимы бе­лән беррәттән, шәхси эшмә­кәр­ләр тарафыннан ихтыярый рәвештә эшмәкәрлек эш­чәнлегенең 47 төренә карата кулланылырга мөмкин. Шу­ның белән бергә шәхси эшмәкәрләр шул исәптән граж­дан-хокук характерындагы килешүләр буенча да 15 кешене эшкә ялларга хокуклы.

Патент алырга теләүче районара салым инспекциясенә гариза яза. Патент системасына 2013 елның 1 гыйнварыннан күчәргә теләүчеләр гариза белән 2012 елның 20 декабреннән дә соңга калмыйча мөрәҗәгать итәргә ти­еш. Патент 6 ай срокка алынганда салым тулы күләмдә әлеге системага күчүдән соң 25 календарь көннән дә соңга калмыйча түләнә. Патент 6 айдан алып бер календарь елга кадәр алынганда салым ике срокка бүлеп: салымның барлык күләмнең өчтән бе­реннән дә ким булмаган беренче өлеше әлеге системага күчүдән соң 25 ка­лендарь көннән, калган икен­че өлеше салым чоры төгәлләнергә 30 календарь көннән дә соңга калмыйча түләнә.

Патент системасы буенча салым түләүчеләр керем исәбен керемнәр учеты кенәгәсенә кертеп барырга тиешләр. Һәр патент өчен аерым кенәгә ачыла.

Салым салуның патент сис­темасын кулланучы шәхси эшмәкәрләр кулдагы акча исәп-хисабын һәм түләү карталары кулланылган исәп-хи­сап­ны контроль-касса техникасыз гына да гамәлгә ашыра алалар. Бу очракта алар сатып алучы таләбе буенча тиешле товарны алганлыкка (эш башкарганлыкка, хезмәт күрсәткәнлеккә) акча кабул ителүен раслаучы документ бирергә тиешләр.

Районара салым

инспекциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев