Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ПЕНСИЯ СИСТЕМАСЫ – ҮСЕШТӘ

3 октябрьдә РФ Пенсия фонды журналистлар өчен видеорежимда 2030га ел кадәр пенсия системасын үстерү стратегиясенә багышланган пресс-конференция үткәрде.

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары А.Пудов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә Пенсия стратегиясенең төп нигезләмәләрен аңлатты, кертеләчәк яңалыкларга киң тукталды. Пенсия фонды идарәсе рәисе А.Дроздов 2013-2015 елларда пенсияләрне индексацияләү планнары белән уртаклашты, фондның бюджеты белән таныштырды.

Стратегия проекты нигезләмәләре социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы комиссия утырышларында, Дәүләт Думасында, Федерация Советында тикшерелгән. "Стратегияне гамәлгә ашыру өлкәннәр лаеклы пенсия дәрәҗәсен тәэмин итәчәк. Гражданнарга үзләренә кулай стратегияне сайлап алу өчен аңлаешлы һәм үтә күренмәле пенсия сис­темасы формалашачак"- дип билгеләп үтте Пенсия фондының республика бүлеге идарәчесе М.Имамов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев