Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Һәр милекчегә мәҗбүри карар

"Мин инде пенсиядәге кеше. Кечкенә балаларым да юк. Шуңа да карамастан, ишек алдында балалар мәйданчыгы төзегән өчен бездән акча җыялар. Бу законлымы?"

Шәмәрдәндә яшәүче пенсионер редакциягә әнә шун­дый сорау белән мөрәҗәгать иткән иде. Без аның соравын район прокуратурасына юлладык һәм җавап алдык.

"Тикшерү күрсәткәнчә, Шәмәрдән авыл җирлеге башкарма комитеты Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрнең социаль әһәмияткә ия проектлар конкурсында катнашып, күпфатирлы йортлар каршындагы балалар мәйданчыкларын төзекләндерүгә 580000 сум күләмендә грант ота. Әлеге конкурс нигезләмәсендә әйтелгәнчә, социаль әһәмиятле проектларны финанс ягыннан проектны гамәлгә кертү өчен кирәк булачак акчаның 30 проценты җәлеп ителгән инвестицияләр, 30 проценты - муниципаль берәмлекнең үз акчасы һәм 40 проценты грант булуын исәпкә алып нигезләнә. Шушы 30 процент инвестицияне җәлеп итү максатында Шәмәрдән авыл җирлегендәге 4 күпфатирлы йортта (шул исәптән Төзүчеләр урамындагы 10нчы йортта) торак милекчеләре белән балалар мәйданчыгы өчен акча җыю турындагы көн тәртибе куелган гомуми җыелыш үткәрелә. Җыелышта күпфатирлы йортларда яшәүче һәр торак милекчесеннән өч ай дәвамында 500әр сум (барысы 1500 сум) акча җыю турында карар чыгарыла. Россия Торак кодексының 46нчы маддәсе нигезендә күп фатирлы йорттагы торак милекчеләренең гомуми җыелышында кабул ителгән карарны үтәү барлык милекчеләр, шулай ук җыелышта катнашмаган милекчеләре өчен дә мәҗбүри булып санала. Прокуратура тикшерүе вакытында әлеге закон таләпләрен бозу фактлары ачыкланмады.

Моннан тыш әлеге конкурсларның социаль әһәмиятен билгеләп үтүне дә зарури дип саныйм. Шуның нәтиҗәсендә һәм Шәмәрдән авыл җирлеге башкарма комитетының актив позициясе белән 4 күпфатирлы йортның балалар мәйданчыклары уңайлы итеп яңартып корылды.

Шушы җавап белән килешмәгән очракта, торак милекчеләре Татарстан Республикасы прокуратурасына яки судка шикаять яза алалар",- диелә район прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе Рөстәм Сәлахов имзалаган җавапта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев