Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты яшьләрне тәбрикли

Хөрмәтле районыбыз яшьләре! Ел саен 27 июнь җәмгыятьнең иң актив, энергиясе ташып торган, максатка омтылышлы, үз көчләренә ышанган егетләренә һәм кызларына ихлас тәбрикләү сүзләре әйтелгән, аларны мәйданнарга җыйган көн буларак билгеләп үтелә. Бәйрәмегез дә үзегез кебек яшь, Яшьлек - һәр кеше гомерендә омтылышлар һәм ачышлар, идеаллар, тормышта үз урыныңны эзләү...

Хөрмәтле районыбыз яшьләре! Ел саен 27 июнь җәмгыятьнең иң актив, энергиясе ташып торган, максатка омтылышлы, үз көчләренә ышанган егетләренә һәм кызларына ихлас тәбрикләү сүзләре әйтелгән, аларны мәйданнарга җыйган көн буларак билгеләп үтелә. Бәйрәмегез дә үзегез кебек яшь, Яшьлек - һәр кеше гомерендә омтылышлар һәм ачышлар, идеаллар, тормышта үз урыныңны эзләү чоры. Яшьлекнең уку һәм хезмәт кенә түгеллеген һәркем яхшы аңлый, шуңа күрә районыбызда культуралы ял, спорт, сәнгать өчен уңайлыклар, егет-кызларга үзләрен бизнеста һәм башка өлкәләрдә раслау өчен мөмкинлекләр тудыруга игътибар елдан-ел арта. Кайсы өлкәдә эшләвегезгә карамастан, һәрвакыт горурлык белән район данын яклыйсыз. Әлеге традицияләр киләчәктә дә дәвам ителер, дип ышанабыз.

Хөрмәтле яшьләр! Заман никадәр генә катлаулы булмасын, үз көчегезгә ышануыгызны, өлкәннәргә лаеклы алмаш булуыгызны, алга куйган якты максатларыгызга ирешүегезне, бәхетле булуыгызны телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев