Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабабашта яшәүче Илнур Шәрипов үз куллары белән мини-трактор ясаган [+фото]

Зыяны күп дип ничек кенә зарлансак та, куллана белсәң, дөнья челтәре файдалы нәрсә инде ул! Мин дә шунда "чорналып" утырганда дусларым арасындагы фотолардан бер сәер транспортка тап булдым.

Кызык булып тоелды. Үз кулы белән үзенчәлекле техника уйлап ясаучы кем икән ул, кем булып эшли? Аның хуҗасы Сабабаш авылыннан Илнур Шәрипов икәнлеген белгәч, мини-тракторның үзен кү­рергә киттек. Өйләрен дә бик тиз таптык. Күркәм гаиләсе белән каршы алды ул безне. Ишегалды уртасында безгә интернет аша гына "таныш" булган транспорт. Халык телендә "пытыр-пытыр" дип йөртәләр аны.

- Кечкенәдән ни дә булса җыеп, ясап карарга хыял бар иде. Тик, ул нәкъ менә трактор булыр дип башка килмәде. Уйлый торгач, кирәкле детальләрен җыйгач, шундый техника килеп чыкты. Хуҗалык тирәсендә эшләргә атны алмаштыра инде. Атны ел буе ашатасы, тәрбиялисе, моңа бензин гына салырга кирәк, - дип елмая Илнур. - Кайда нинди тимер кисәге бар, шуны алып кайттым. Кайберләрен иске машина хуҗаларыннан сатып алырга да туры килде. Элек тимер-томыр табу җиңелрәк иде, хәзер алай түгел шул, - дип куя оста.

Интернет аңа да азмы-күпме файда китергән икән. Иске техникаларның запас частьләреннән техника җыю буенча мәгълүматлар алган. Әлбәттә, "рецепты" өйрәтелгән дип көне-сәгате белән эшләп куярга, трактор җыю камыр әвәләү түгел түгелен. Кирәкле детальләрне җыяр өчен берничә ел кирәк була. Әнә шулай тырышлык белән хуҗалыкта яңа трактор барлыкка килә. "Йөрәге" - "Москвич"ныкы, мостлары - "ГАЗ-53"неке, тапшырулар тартмасы да "Москвич" һәм "ГАЗ-53"неке, тәгәрмәчләре дә булган яңа техника эшләргә бик ярап куя. Янә бер үзенчәлеге: ремень "Москвич"ның тапшырулар тартмасыннан хәрәкәт алып гидравлика насосын әйләндерә. Салам-печән ташырга, урманга йөрергә бер дигән арбасы да бар. Эретеп ябыштыру эшләрен дә үзе маташтырган.

Ул арада безнең янга чыккан йортның өлкән кешесе Илнурның әнисе Нәфисә апа да сүзгә кушылды:

- Башта ышанып җит­мә­гән идек инде. Тимер-томырлар җыелганда мондый трактор килеп чыгарын күз алдына китермәдек. Әтисенә охшаган, ул да нәрсәгә тотынса шуны булдыра торган, алтын куллы иде, - дип гомер иткән иптәшен искә алды.

Чыннан да Илнурның сәләте күпкырлы икән. Тракторына тагылма агрегатларны да үзе ясарга планлаштыра.

- Бәрәңге казыгыч белән печән чапкычка кирәкле әйберләр җыйналып бетте. Быелгы җәйдә илһам килеп бетмәде әле. Бу трактор белән дә бер тапкыр бакча тырмаладым да, башка эшкә тотынган юк. Менә яңадан бер илһамланып аласы була инде, - ди Илнур.

Замирә Сәмигуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев