Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабага Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде [+фоторепортаж]

"Нәтиҗәләрне күрәчәгегез алда". Саба муницинапаль районына рәсми эш визиты белән килгән һәм Саба муниципаль районы Советы утырышында катнашкан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатлар һәм оешма-учреждение, хуҗалык җитәкчеләренә әнә шулай дип белдерде. Сүз, әлбәттә, ниндидер кыенлыклар көтелүе турында түгел, соңгы елларда куелган фидакарь хезмәтнең матур җимешләре әле алда булачагы хакында бара.

Парламент башлыгы бу фикергә иң элек "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгында һәм кәҗә сөте җитештерүгә махсуслашкан җаваплылыгы чикләнгән "Лукоз Саба" җәмгыятендә булып, алардагы заманча технологияләр белән танышканнан һәм Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнехановның 2013 елгы хисабын һәм 2014 елга районы эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында докладын тыңлаганнан соң килгән.

Чыннан да, докладта районның барлык тармаклары эшчәнлеге киң анализланган иде. 2013 елда тулай җитештерү һәм хезмәт күрсәтүләр күләме 8 миллиард 98 миллион сум тәшкил иткән, 2012 ел күрсәткеченә карата 111 процент үсеш тәэмин ителгән. "Предприятиеләрнең тотрыклы эшләве - бу тотрыклы хезмәт хакы, бюджетка салымнарның үз вакытында керүе һәм кешеләрнең эшле булуы. Шуңа күрә районга инвесторларны җәлеп итү, яңа эш урыннары булдыру - төп стратегик бурычларның берсе булып кала,- диде Рәис Миңнеханов һәм әлеге юнәлештә күрелә торган чараларга киң тукталды. Социаль өлкәдә дә планлаштырылган эшләр, хәл итәсе бурычлар бар. Докладта әйтелгәнчә, кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләр саны артуы сәбәпле, районда әлеге чирләрдән дәвалау бүлеге ачу зарурлыгы туган. Инде проект-документлары әзер, җиһазлар да алынган. Р.Миңнеханов Саба, Кукмара, Теләче районнарында яшәүчеләргә квалификацияле ярдәм күрсәтә алачак төзелешне башлауны тизләтүдә парламент җитәкчесенең булышлык күрсәтүен үтенде. Халыкның спортның уен төрләренә тартылуын исәпкә алып, шундый финанс ярдәме "Саба-Арена" спорт комплексы, Иләбәрдә роллерлы чаңгы трассасы төзелеше өчен дә кирәк.

Фәрит Мөхәмәтшин утырышта сүз алып, республиканың 2013 елда төрле сәбәпләр аркасында планлаштырылган барлык күрсәткечләргә ирешә алмавын, шул ук вакытта җитештерүдә тулаем алганда 101,2 процент үсеш тәэмин ителүен барыбер дә уңай бәяләргә кирәклеген белдерде. "Без позицияләрне бирмәдек, барлык программаларны уңышлы финанслый алдык үсеш тәэмин итүгә ирештек,- диде ул.- Саба районына килгәндә, Рәис Нургалиевич бер сәгатьлек нәтиҗәле доклад белән чыкты. Сабалылар оптимистлар, үзләренә ышаналар, яңа уңышларга ирешәләр. Бу Президент Сабадан булганга гына түгел. Чөнки халкы шундый".

Сабада кан тамырлары авырулары бүлеге булдыруга килгәндә, Ф.Мөхәммәтшин төзергә кирәклегенә, әмма әлеге чирләрнең килеп чыгу сәбәпләрен ачыклау, ни өчен районда үлем очракларын күп булуын анализлау зарурлыгына да басым ясады.

Парламент башлыгы чыгышында муниципаль берәмлекләрнең халык мөрәҗәгатьләре белән ничек эшләүләрен өйрәнү нәтиҗәләренә дә тукталды. "Сез тәнкыйть зонасында түгел. Сездән 2013 елда Дәүләт Советына биш хат керде. Бу мәсьәләгә игътибарны һич тә киметергә ярамый. ",- дип белдерде спикер.

Дәүләт Советы Рәисе соңыннан районыбыз алдынгыларына фидакарь хезмәтләре өчен хөкүмәт бүләкләре тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев