Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабалы Әхмәт Гарипов очкыч ясап шаккаттырган [+эксклюзив фотолар]

Сабада очкыч ясаучы бар дигәч, әллә ни әһәмият бирмәдем. Гаҗәпләндем, гаҗәпләнүен. Әмма тормышта файдаланып, күп кешегә файда китерү ягы чикле булгач микән, кызыклы тоелмады. Шулай да җиде ел элек үземнең дә дельтопланга утырып күккә күтәрелгән чагымны искә алып Совет урамында яшәүче Әхмәт абый Гариповлар йортына киттем. Без күрәсе килгән очкыч...

Сабада очкыч ясаучы бар дигәч, әллә ни әһәмият бирмәдем. Гаҗәпләндем, гаҗәпләнүен. Әмма тормышта файдаланып, күп кешегә файда китерү ягы чикле булгач микән, кызыклы тоелмады. Шулай да җиде ел элек үземнең дә дельтопланга утырып күккә күтәрелгән чагымны искә алып Совет урамында яшәүче Әхмәт абый Гариповлар йортына киттем. Без күрәсе килгән очкыч ишегалдындагы машина гаражында булып чыкты. Канатлары гәүдәсеннән аерылып, тәртипләп читкәрәк алып куелган.

- Кечкенә вакытта ук очкыч модельләре ясый идем. Чынын да, ясап карыйсы килде, - ди оста. Куллары алтын икән Әхмәт абыйның. Очкыч турында сөйләшкәндә эшен­нән ләззәт алуы күзләрендәге ялкыннан күренеп тора.

"Тимер кош" ясау эше хыялдан башланган. Хыялы иң элек күңелдә туган, аннан кәгазьгә төшкән. Алар турында журналлар алдырган, материал туплаган. "Моделист-Конструктор" журналларын әле дә кадерләп саклый. Калай һәм фанера кисәкләреннән АРГО-02 очкычы килеп чыккан. Хыял күптәнге булса да, аны җыю эшләре ун елга сузылган.

- Гел аның белән генә шө­гыльләнеп булмый бит. Тормышны да алып барасы, өйне дә төзекләндерәсе. Детальләре дә аяк астында аунап ятмый. Кайсын бер меңгә, кайсын илле меңгә сатып алдым, - ди оста. Барысы күпмегә чыкты соң дигәч тә, төгәл генә әйтә алмады. Шуннан да аңлашылды: күңелдә туган якты теләкне тормышка ашыру өчен бер ни дә киртә була алмый икән. Акчасызлык та, кыйммәтчелек тә, вакыт җитмәү дә...

Очкычның "йөрәге" - көймә моторы. Анысын кибеттән сатып алган. Пилот кабинасы фанера кисәкләреннән эшләнгән. Ике канатның озынлыгы биш метр да егерме сантиметр. Канатлар дүртәр катлы агач рейкалардан ясалган. Очкыч үзе авиациядә кулланылучы махсус дюралюмин материалы белән тышланган. Аларын һәм очкычның көпчәкләрен, пропеллерын Биектау районы "Коркачык" аэродромыннан алып кайткан. Бензин багы унбиш литрны сыйдыра.

- Күккә күтәрелеп караганыгыз бармы? - дим Әхмәт абыйга. Күзләрендә тагын очкын кабына. Әмма...

- Куркыта шул, әллә ни биек күтәрелә алган юк, - ди. - Күтәрелеп китәр өчен йөз-йөз егерме метр ара кирәк. Дүрт чакрым югарылыкка күтәрелә ала. Сәгатенә йөз егерме километрга кадәр очарга көче җитә. Бик биеккә булмаса да, күтәрелеп караган бар. Ул хисне сөйләп, аңлатып та булмый. Аны үзе күккә күтәрелеп караган кеше генә белә.

Бу кадәр четерекле, катлаулы эшне Әхмәт абый кебек вак эшкә дә сабырлыгы җитә торган корыч йөрәкле, түземнәр генә башкара ала торгандыр.

- Очкыч ясарга теләге булган мәктәп укучылары киңәшкә килсә ярдәм итәр идегезме? - дип сорыйм Әхмәт абыйдан.

- Хәзер аның белән кем кызыксынсын, - ди. Шулай да киңәш-табышка килүчеләрне кире бормаячак.

Гараж почмагында Әхмәт абый­ның тагын бер шедеверы - мини-тракторы да бар. Анысының двигателе - мотоциклныкы. Мини-трактор инде егерме еллап хуҗасына хезмәт итә икән. Бакча сукалау, печән ташу кебек эшләрне шуның белән башкаралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев