Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Сабантуй» стендлы ату комплексында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган ярыш үткәрелде [+фото]

Байлар Сабасының Бөрә урманында урнашкан «Сабантуй» стендлы ату комплексында 2-3 май көннәрендә компакт-спортинг буенча Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган ярыш үткәрелде.

Әлеге мәктәпкә йөрүче укучылар республика күләмендә оештырылган турнирларда катнашып призлы урыннар алып кайталар. Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган ярышта Камил Мингәрәев (Саба гимназиясе), Айрат Ибәтуллин (аграр көллият), Инсаф Закиров (Саба гимназиясе) разрядлы спортчы командалар арасында катнашып, өченче урынга лаек булдылар. Икенче урын "Ижевск", 1нче урын "Йошкар-Ола" командаларына бирелде. Ярышта Киров өлкәсеннән, Самара, Марий Эль, Казан, Брянсктан килгән категорияле спортчылар дүрт мәйданчыкта көч сынашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев