Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Себер “Кыш бабае” бүләк таратты

Район хуҗалыкларына терлекчеләрне тәбрикләргә Себердән "Кыш бабай" килә дигән хәбәр тиз таралды.

Яңа ел алдыннан аркасына зур арыш капчыгы тулы күчтәнәч-бүләкләрен аскан кызыл тунлы, бөдрә ап-ак сакаллы "бабайны" терлекчеләр ял бүлмәләрендә бизәлгән чыршылар, сый-хөрмәт белән каршыладылар. Район район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге начальнигы Илсур Латыйпов, ветеринария берләшмәсе начальнигы Айрат Шакиров, АПК хезмәтчәннәре профсоюзларының район комитеты исеменнән "Кыш бабай" якынлашып килүче 2012 ел белән котладылар, яңа хезмәт елында яңа уңышлар теләделәр.

Яңа ел турында шигырьләр сөйләгән, җырлар башкарган һәр терлекче "Кыш бабай"ның бүләкләренә лаек булдылар.

Г.Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев