Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Шәмәрдәндә яшәүче Тайфа Лотфуллина 95 яшьлек юбилеен каршылады [+фоторепортаж]

Шәмәрдәндә яшәүче Тайфә Лотфуллина - районыбызда 95 яшьтән узган ун өлкән кешенең берсе. 20 ноябрь көнне тыл һәм хезмәт ветераны үзенең 95 яшьлек юбилеен каршылады.

Арча районында туып үскән кызга сугыш чорында бригадир булып эшләргә, ирләр көче соралган башка төр авыр хезмәтләр башкарырга туры килә. Ире Хәбрислам белән 8 бала тәрбияләп үстерәләр. Ике улларын югалту хәсрәте дә кичерәләр. Тормышта авырлыкларны, язмыш сынауларын күп кичерсә дә, әбекәй гомер юлын зур сабырлык белән, башкаларга нур, яктылык өләшеп яши. «Кешене хөсетлек чире картайта, озын гомерле булуымның сере дә шулдыр, кешедә булганнан күпсенмәдем, киресенчә, кулымнан килгәнчә ярдәмләшеп яшәдем, сабыр, мәрхәмәтле булырга кирәк»,- ди Тайфә әби. Ул Шәмәрдән мәктәбендә техник хезмәткәр булып эшләп, 1979 елда лаеклы ялга китә. Бүгенге көндә Тайфә әби кызы Гөлүсә тәрбиясендә тыныч, имин картлык кичерә. Биш вакыт намазын калдырмыйча, дөнья иминлеге, балалары, 14 онык, 9 оныкчыгының исән-саулыгын теләп һәркөн дога кыла. Аны юбилее белән социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин котлап, Россия Президенты Путинның Котлавын тапшырды. Шулай ук Тайфә Лотфуллинаны Шәмәрдән лицее вәкилләре дә тәбрикләп, изге теләкләр ирештерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев