Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Шундый яңа йортта яшәвебезгә күңел әле дә ышанмый"

Туктар авылында яшәүче Фәнзия Хәйбиеваны биш баласын намус белән тәрбияләве өчен былтыр Татарстан Республикасының "Ана даны - Материнская слава" медале белән бүләкләделәр. Ә чынбарлыкта Фәнзия 6 тапкыр әни булган хатын-кыз.

Фәнүстән соң туган өченче балаларына Хәйбиевалар Лилия дип исем кушалар. Гаилә тормышы тагын да түгәрәкләнә, 1960 елда салынган йортларының бик тузган булуы гына күңелләрен борчый. Җитмәсә, Лилиягә өч яшь ярым булды дигәндә, тетрәндергеч фаҗига килеп чыга. Әти-әниләре эштә чагында өйдә шаярышып уйнап йөргән Лилия белән Фәнүс агач сандык эчендә бикләнеп калалар. Фәнзия өйгә кайтып кергәндә инде соң була: һава җитмәүдән Лилиянең сулышы өзелә. Ә 5 яшьлек Фәнүс төрлечә суккалый, авызына сөтләр сала торгач, күзләрен ача.

-Авылда балалар бакчасы булмаган аркасында күргән хәсрәтем инде бу минем. Балаларга күзәтүче итеп калдырырга кешебез юк, ә эшләргә кирәк. Бик озак вакытлар исемә килә алмыйча, өнсез йөрдем. Исән булсам, тагын балаларыбыз булыр әле дип юандым,- ди Фәнзия күз яшьләре белән. Чыннан да, Хәйбиевлар гаиләсе Фәнис, Әнис һәм Данис исемле малайлар хисабына ишәя. Иң кечесе Даниска инде хәзер 5 яшь.

Кайчак бәхетсезлек дигәне генә һаман аяк астында бутала. Быел 19 май көнне Хәйбиевлар хуҗалыгында янгын чыга. Ут тиз арада каралты-кураны чорнап ала, күрше хуҗалыкка да күчә. Абзарда 45 меңгә алган сыерлары, ашлык яна. Йортка зыян килми. Әмма ул иске өйнең күп гомере калмаган була инде. Чөнки аның янәшәсендә "2013 елга кадәр авылны социаль үстерү" федераль максатчан программасы нигезендә төзелгән яңа йортлары өлгерде. Газны гына күчерәселәр калган, аннары сүтәчәкләр. Яңа йортның нигезен ана капиталы хисабына былтыр салып калдырган булалар. Алга таба эшне дәвам итәргә акчаны федераль программа нигезендә банктан алалар.

-Башта артыннан йөрергә туры килде. Аннары бернинди тоткарлык булмады. Стенасын өйгәч, фотога төшердек тә, түбә ябарга акча алдык. Кирпеч салырга 28 майда килделәр, 27 июльдә инде яңа өйгә күчтек. Тиз, әмма җиренә җиткереп эшләделәр. Янганнан соң, хәлебезне белергә район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов төшкән иде. Инде чыктыгыз да мени, дип ул да гаҗәпләнүен белдерде. Шундый яңа йортта яшәвебезгә күңел әле дә ышанмый. Искесе бик беткән, торырлыгы калмаган иде шул. Шуңа күрә хөкүмәткә, район җитәкчеләренә рәхмәттән башка сүзебез юк. Бушка яңа өйле булдык,- дип куанычын уртаклашты Фәнзия.

Хәйбиевлар - торак шартларын дәүләт исәбенә яхшыртуга лаек гаилә. Озак еллардан бирле ирле-хатынлы кул көче күбрәк кирәк булган фермада эшлиләр. Фәнзия сыерлар сава, лаборант эшен дә башкара. Быел 8 айда һәр сыердан 2529 килограмм сөт савып алган. Нурфат - терлекче. Уллары Фәнүс туган авылында "МТЗ-82" тракторын йөртә. Фәнис белән Әнис - мәктәп, Данис бакча яшендәге балалар. Соңгы вакытта олы кызлары Фәнүсә дә, фатир мәсьәләсе хәл ителгәнчегә кадәр ире һәм ике баласы белән әниләренә кайтып тора. Шулай итеп, яңа йортта 11 кешелек гаилә булып, куанычлы тормыш мәшәкатьләре белән яшиләр. Фәнүсәләр үз куышларын булдыруда ай ярымлык Айзатка бирелергә тиешле ана капиталына өметләнәләр. Ә матур теләк - якты киләчәк.

Фәнил Мәүлетов.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев