Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Үстерү генә җитми

Саба муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы балигъ булмаган балаларын тиешле дәрәҗәдә тәрбияләү белән шөгыльләнмәүче әти-әниләрнең тәртибен тикшерүдән башланды.

Шәмәрдәннән ике ир кеше, бер хатын-кыз, Сабадан ирле-хатынлы эчкечелек белән шөгыльләнгән өчен төзелгән беркетмә нигезендә административ җаваплылыкка тартылдылар. Мичән урта мәктәбендә укучы бер малайның тәртибенә кагылышлы мәсьәлә тикшерелде. Олы Шыңар урта мәктәбеннән бер укучыга сәламәтлегенә бәйле рәвештә IX сыйныфтан соң әтисе янында терлекчелектә эшләргә рөхсәт бирелде. Шекше урта мәктәбендә укучы бер кыз сәгать 11 соң урамда йөргән өчен комиссия алдында җавап тотты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X