Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“ТОРНАДО”–БЕРЕНЧЕ

8-9 сентябрь көннәрендә Лесхоз бистәсендә картинг буенча Татарстан Республикасының 10нчы Беренчелеге узды.Ярышларда барлыгы 22 команда һәм 97 пилот катнашты. Районыбыз картингчылары да уңышлы чыгыш ясадылар.

"Пилот" классында "Торнадо" клубыннан Азат Гыйльманов - I , Фәрит Фәрхиев- II урыннарны яуладылар. Фәрит әле "125 А" классында да беренчелеккә иреште. "125Б" классында Алмаз Фәлахов ("Торнадо") өченче нәтиҗәне күрсәтте.Гомум команда зачетында 1нче урынга -Сабаның "Торнадо", 2нчегә- Казанның "МАК-ТИТАН", 3нчегә- Яр Чаллының "Челны" командалары чыкты. Ярышларның ябылу тантанасында җиңүчеләрне һәм призерларны Татарстан Республикасы юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инс­пекторы Рифкать Миңнеханов, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм ярышларның җитәкчесе Евгений Шафранов тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X