Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Туң йөрәкләр дә эрер иде

Залдагы тама­ша­­чыларның да артистларга кушылып бииселәре, музыка уен коралларында уйныйсылары килде ул көнне.

11 февральдә район мәдәният йортында узган Саба сәнгать мәктәбе һәм Шәмәрдән филиалы укучыларының чыгышларын караганнан соң бер генә тамашачы да битараф калмады, туң йөрәкләр дә эрер иде ул кичәдә. Бу халәт һәр чыгышның көчле алкышларга күмелүендә, балалары һәм оныклары өчен куанудан яшь­ләнгән күзләрдә дә чагылды. Сәнгать мәктәбе ничә буын балаларны сәхнә аша тәрбияли, рухи баета. Якты, иркен залларда биергә, музыка уен коралларында уйнарга өйрәнүче укучыларның үзләрен кайгырт­кан әти-әниләренә, укытучыларына, җи­тәкчеләргә рәхмәте кебек тә кабул ителде ул көнне сәх­нәдән яңгыраган сәнгать әсәрләре. Тамашаны караган район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов: "Безнең балалар компьютер артында гына утырмыйлар икән бит, никадәр сәләтле, талантлы үзләре. Әлбәттә, ма­тур чыгышлар артында ба­ла­лар­ның күпме тырышлыгы, хезмәт коллективының эш­­чән­­леге ята", - дип рәхмәт хисләре белән уртаклашты.

Аллаһияр һәм Хөснулла Вәли­ул­линнар исемендәге сән­гать мәктәбендә 515 укучы белем ала. Остазларының яңа­лык­ка омтылучан булулары репертуарларының байлыгын­нан да күренә. Һәр җыр-бию, чыгыш югары дәрәҗәдә әзерләнә. Егет-кызларыбыз талантларын районда гына түгел, рес­публикада да танытып килә. Конкурс, фестивальләрдә уңыш­лы чыгыш ясап куандыралар. Чит илләрдән килгән кунак­ларны да район чигендә һәрвакыт әлеге мәктәпнең таль­янчы, биючеләре каршылый. Хәзерге шау-шулы заманда тальян, гармунда уйнаучылар юк диеп ялгышабыз икән. Киләчәк буынга татарның моңлы гармун, курай тавышларын җиткерүче егет-кызлар үсеп килә. Укучыларның күңе­ле­нә шул рәвешле матурлык, мәрхәмәт хисләре салына. Бәйрәм концертына килгән әти-әниләрне, әби-бабайларны да әнә шул да сөендерде.

Замирә Сәмигуллина.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Саба сәнгать мәктәбе