Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Төзелешләрне тизләтәсе була

Узган шимбәдә Татарстан Президенты Р.Миңнеханов Хөкүмәт йортында торак төзелеше һәм аны сафка бастыру, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү, гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү буенча республика программасын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Видеоконференция режимында барган сөйләшүне Саба муниципаль районы башкарма комитеты бинасының кече залында район башлыгы Р.Миңнеханов, башкарма комитет җитәкчесе Р.Гасыймов, урынбасарлар, бүлек җитәкчеләре тыңлады. Тоак йортлар, социаль объектларны сафка бастыруның барышы белән ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Фәйзуллин таныштырды. Аерым алганда, ул "Авыл клублары" программасын үтәлеше белән дә таныштырды. Министрлык иң яхшы клубка һәм төзелеш оешмасына конкурс та игълан иткән. Олы Кибәчедә клуб төзелешен башлаган "Ак таш" җәмгыяте әлегә программаның 14 процентка үтәлешен тәэмин иткән. Әмма кайбер районнарда эшләр тагын да начар. Рөстәм Миңнеханов графиктан артта калуның сәбәпләре белән кызыксынып, материаллар, шул исәптән, конструкцияләр - агач фермалар җитмәве ачыкланды. Президент бу эш өчен җаваплы кешеләргә шелтә белдерде һәм кирәкле материалларны (конструкцияләр) үзәкләштерелгән сатып алуны оештырырга, бу мәсьәләдә ярдәм итә ала торган урманчыларга мөрәҗәгать итәргә кушты.

Киңәшмәдә шулай ук гражданнарга дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүне, шул исәптән хакимият органнарыннан төрле белешмәләр алуны җиңеләйткән ведомствоара электрон бәйләнешне (СМЭВ. Татарстанда 1 июльдә гамәлгә керде) халык һәм түрәләр арасында тагын да популярлаштыру турында сүз барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: торак тљзелеше

2
X