Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Төзәлми калган яралар (Гөлнара Хәлимова)

Ә бит Марска Раилә дә тиз гашыйк булган иде. Алар бер-берсен бик тиз ошатып, очрашып йөри башладылар.

Марс үлеп киткән ди әле анда. Бик каты авырган, тәмам бетерешкән булган икән инде...

Бу хәбәрне ишеткәч, Раиләнең тәне эсселе-суыклы булып куйды. «Марс, Марс...» – дип кабатлап тегендә-монда йөренде дә телефонын кулына алды. Кемгәдер язасы килә, әмма күңелендәгесен аңларлык, аңа җавап бирерлек кешесе юк. Үзе дә сизмәстән, бармаклары Марсның номерын җыйды. Күп тә үтмәде – берәү телефонны алды:

Алло, бу кем әле? – диде таныш тавыш. Раилә калтырана башлаган иренен тешләп, аңа нидер әйтергә авызын ачарга тырышкан иде – сүз тапмады. Ә кем дип әйтсен соң ул? «Мин Марсның гомерлек мәхәббәте» дип таныштырсынмы?

Раилә эндәшми торды, аннары сүз катты:

Шамил абый, мин барысын да беләм. Миңа сезгә килергә кирәк, - дип җөмләләрен бер-бер артлы тезеп китте.

Шамил Раиләне бик яхшы белә иде. Яшь чакта энекәшен свиданиеләргә ул йөртте бит. Районнан шактый ерак булса да, Марс әйтү белән машинасын кабызып куя иде. Яшь парлар авыл урамында җитәкләшеп йөргәндә, үзе күрше авыл кызлары белән танышты. Ләкин ул энесе кебек кызлар белән тиз сөйләшеп китә алмады. Шуңа күрә Марсның җор теллелегенә, шаян булуына сокланды.

Ә бит Марска Раилә дә тиз гашыйк булган иде. Алар бер-берсен бик тиз ошатып, очрашып йөри башладылар. Иң беренче тапкыр очрашуларында Марсның Шамил абыйсы белән бу авылга эш буенча килүләре иде. Кибеткә товар ташыганда урамнан төшеп килүче чибәргә шундук күзе төште Марсның. Кулына күбрәк әйбер алды да, кибет ишеге каршына килеп басты. Раилә аны ишекне ачып кертте һәм елмаюлы карашын ташлады:

Исәнмесез...

Сезне күргәч, ничек исән булмыйсың инде! – дип Марс күзен кысты. Кибет эченә үткәч тә, ул кызны игътибарыннан җибәрмәде. Бер пакет җиләк-җимеш, яшелчә һәм баллы ризыклар алган кыз белән ничек тә сөйләшүне башлыйсы итте:

Әллә туган көнгә әзерләнәсезме? – дип сорарга кыйды.

Әйе, бүген минем туган көнем. Туганнар кайтабыз дигәннәр иде, - дип Раилә пакетына алмалар салды.

Чын күңелдән котларга рөхсәт итегез үзегезне! – дип Марс тасма телләнә башлаган иде, урамнан абыйсы чакырып алды.

Мин бүген килеп китәм. Көтегез яме! – дип Марс ишектән чыгышлый Раиләгә сүз бирде. Кыз моны шаяру итеп кабул итте, шуңа күрә артык зур өметләр багламады. Бу матур күренешнең шаһите булган кибетче дә көлеп куйды:

Ошатты бит бу егет сине, Раилә. Әнә бит, хәтта киләм ди!

Минем исемемне дә белми бит ул, Нәсимә апай!

Гашыйк булу өчен исемне белү кирәкми, сеңлем. Карап торышка бик яхшы егеткә охшаган. Әле безгә күптән түгел генә эшкә керде ул. Мин аның абыйсын бик яхшы беләм – әйбәт гаиләдән. Анысының йөргән кызы бар бугай инде. Ә менә энесе дә барлыгын белми идем. Килсә, аралаш син бу егет белән.

Нәсимә апай, егетләр кайгысы түгел әле миндә. Тиздән училищеда имтиханнар башлана. Сессиягә тынычлап әзерләним дип кенә кайткан идем.

Шулай сораганым өчен гафу инде, өйдә хәлләрегез тынычмы соң болай?

Тынычмы дип...Үзгәреш юк инде, Нәсимә апай.

Эчәме?

Эчә...

Алар озак сөйләшеп тора алмадылар, кибеткә бер-бер артлы ир-атлар керде. Әтисенең иң якын, шешәдәш дуслары бу. Кибет ишеген ачуга әйткән беренче сүзләре: «Нәсимә, акыллым, бер ярты бир әле», - диюдән узмый. Әле өстәвенә әҗәткә сорыйлар.

Оялмыйсыз да бит сез! Шул эчүнең нинди тәмен-ямен күрәсездер! – дип кибетченең тәмам кәефе бозыла шул чакта. Раилә алардан аңкыган искә озак түзеп тора алмыйча чыгып китә. Өйдә дә шул «хушбуй» көтә бит аны.

...Йорт бусагасыннан атлавы булды, залдан әтисенең кычкырган тавышы ишетелде:

Хатын, синме ул?

Раилә эндәшмәде. Туры аш бүлмәсенә кереп, өстәлгә ризыкларын тезде.

Хатын, синме дим? Ник эндәшмисең? Кайсыгыз ул? – дип әтисе диванда ыңгырашып ятуын белде.

Әни эштән кайтмады әле. Мин ашарга пешерәм, – диде Раилә тыныч кына.

Бәтәч, кызым, син кайттың мени? – дип атасы диваннан торды. Өстерәлеп кызы янына керде:

Кил, кочаклыйм әле үзеңне, – дип бердәнбер баласын яратырга үрелде. Раилә, теләр-теләмәс кенә әтисен кочаклады да үз эшен дәвам итте.

Моның кадәр әйбер белән нишлисең, кызым? Казаннан алып кайттыңмы әллә?

Мин шәһәрдән кичә үк кайткан идем инде, әти. Әле генә кибеткә төшеп мендем.

 Бәтәч, нишләп кичә күрмәдем соң мин сине алайса? Өйдә кунмадыңмы әллә?

Кичә син бик соң кайттың шул, әти. Мин ул вакытта бүлмәмдә идем инде. Чыгып, сине борчыйсым килмәде инде.

Кичә, кичә... – дип салмыш әтисе кичәге көнен хәтерләргә тырышты. Исенә генә төшми бит! Кичә кайда иде соң әле ул? Ә, әйе, кичәнәк күршесенең туган көнендә бәйрәм иттеләр бит. Бик күңелле генә утырганнар иде…

Ярар, кызым, мин ишегалдына чыгып керим әле, дип ул авызына тәмәкесен капты.

Ул бүген кызының туган көне икәнен белми дә, хәтерләми дә иде. Кичә күршесенекен бәйрәм иткәч, шул җитә калган, күрәсең. Ләкин Раилә әтисен барыбер ярата. Башка ир-атлар кебек эчеп кайтып тавыш-гауга чыгармый ул, диванына кайтып ятуын гына белә. Аларның гаилә йөген Раиләнең әнисе тартып бара. Шуңа күрә дә авылдашлар «Хатыны җилкәсенә менеп утырган инде ул!» – дип аның әтисе турында сөйлиләр. Элегрәк бу сүзләрне ишетеп бик кимсенсә, хәзер ул аларга күз йомарга өйрәнде. Иң мөһиме – укуын әйбәт кенә тәмамлап, шәһәрдә эшкә керергә теләде. Авылга кайтуы да әнисенә булышу өчен иде.

Кызым, анаңа әйтерсең әле яме – мин бүген Фәритләрдә булам. Машинасы ватылган – шуны карап кит әле дигән иде.

Әтисе шулай диде дә, кире диванына барып ятты. Раилә аның өйдә булмаячагын белеп сөенде генә. Бүген туган көненә Берәү киләм дип сүз бирде бит. «Әгәр сүзендә тора торган егет булса – килер», - дип уйлады кыз. Шуңа күрә үзе яраткан салатларны гына ясады.

Кичен әнисе дә эштән кайтып җитте. Кызына яңа күлмәк алган икән. Алсу чәчәкле күлмәкне кигәч, Раилә тагын да матураеп һәм кечерәеп калгандай булды.

Әни, мин синнән бүләк сорамыйм бит, ник мәшәкатьләндең инде?

Син бүген иң матуры булырга тиеш, кызым. Унсигез яшь – яшьлекнең иң рәхәт чагы ул, балам. Шул яшьлегеңне башкалар төсле матур итә алмаганыбыз өчен гафу ит безне. Әтиең өчен дә кимсенәсеңдер, мин дә сиңа һәр теләгән әйбереңне алып бирә алмыйм. Һичьюгы шушы күлмәктән минем яшьлекне искә төшереп тор инде, - дип әнисе еларга кереште. Алар икәүләшеп рәхәтләнеп елап алдылар. Раилә әти-әнисеннән күпне өмет итми иде, бары тик кеше янында кычкырышып талашуларын гына теләмәде. Шулай эшләмәгәннәре өчен ул аларга бик рәхмәтле иде...

...Ишектә кыңгырау шалтырады. Раилә очынып кына барып ишекне ачты. Кулына бер кочак чәчәк бәйләме тоткан яшь егетне ул көне буе көтте. Хәтта өен ничек тапканы белән кызыксынмады. Өйгә үтәргә кушты. Алар Раиләнең туган көнендә якыннанрак таныштылар. Бу матур парга аларның дуслары да көнләшеп карады. Араларын бернәрсә дә кереп боза алырлык түгел дип санадылар. Ләкин вакыт узган саен каршылыклар туа торды. Шуларның иң беренчесе Марс Раиләне әти-әнисе белән таныштырырга кайткач башланды. Марс сөйгәненнән үзенең бай гаиләдән булуын яшерә иде, чөнки ул беренче чиратта йөрәген тыңлау яклы булды. Әмма аның әти-әнисе башкача фикерләде. Табында чәйләп утырганда, әни кеше Раиләдән сорау алды: «Әтиең кем, кайда эшли? Әниең?» Бу – кызның иң авырткан җиренә тиде. Күңелендәгесен сиздермәскә тырышып, ул тыныч кына җавап биреп барды. Сораулар бетмәгән иде әле.

Эчү-тарту белән мавыгалармы? – дигәне аеруча авыр тоелды. Раилә тынып калды. Аның борчылуын Марс сизеп, сүзне читкә борды:

Раилә укып бетергәч, өйләнешү хакында уйларбыз инде, - диюдән башка сүз тапмады.

Әти-әнисе бер-берсенә карап куйды. Гаилә башлыгы тамагын кырды да, кырыс кына:

Улым, безнең нәселдә эчеп-тартып йөрүчеләр юк. Без дәрәҗәле эштә эшлибез, районда безне танымаган кеше юк. Шуңа күрә бу турыда яхшылап уйла әле, яме? Чөнки мин Закировлар гаиләсе турында ишетеп беләм. Әтисе турында бигрәк тә... – диде.

Раилә инде түзеп кала алмады, күз яшен сөртеп, аш бүлмәсеннән йөгереп чыгып китте. Ата кешенең аның гаиләсе турында шундый сүзләр әйтүе бик түбәнчелек һәм ямьсез күренеш булып тоелды. Аның артыннан чыккан Марсны да ул тыңламады. Күз яшенә буылып сөйләвен белде:

Минем әтинең безнең мөнәсәбәткә нинди кагылышы бар, җаным? Әллә әтиемнең шулай ким-хур булып йөрүен күрү миңа рәхәт дип уйлыйсызмы? Мин балачактан бирле кеше күзенә күренергә оялып үстем. Хәзер инде мин андый булырга ярамаганын аңлар яшьтә. Минем әтиемнең аңа нинди начарлыгы тигәне бар? Ул бит эчсә дә кешегә каршы сүз әйтә торганнардан түгел! Мин аңламыйм, җаным! – дип сулкылдады кыз.

Марс аның белән ничек кенә килешсә дә, аларның гаиләсендә әтисенең сүзе закон иде. Шуңа күрә ул да бәргәләнде: бер ягында – өзелеп яраткан кызы Раилә булса, икенче ягында – аны кеше иткән әти-әнисе. Раилә тынычлангач, алар зал ягына чыгып утырдылар. Марсның әнисе дә аларга килеп кушылды. Ләкин берсе дә берни эндәшмәде. Өчесе дә өч ноктага төбәлеп утыруларын белделәр. Күп тә үтмәде, Раиләнең телефоны шалтырады – әнисен йөрәк белән хастаханәгә салганнар икән, шул хакта хәбәр иттеләр.

Ул әнисе белән шул көнне соңгы тапкыр сөйләште. Әбисе дә шулай йөрәк белән китеп барган иде, хәзер әнисе дә җир куенына керде. Тормыш тулысы белән Раиләнең җилкәсендә калды. Шәһәрдә эшкә калам, дигән хыяллар белән янып торган кыз бик тиз җиргә төште. Аны авылдагы өендә исерек әтисе һәм хуҗалык эшләре көтте. Туганнары арасында ярдәм кулы сузучылар шактый булды, әмма алар берникадәр вакыттан соң бер-бер артлы югала тордылар. Кызның иң соңгы өмете булган Марстан да җилләр исте. Егет артыннан күпме ялынып йөрсә дә, Марс барысына да нокта куюын белдерде.

Шуннан соң кызның иртәсе «Ашарга бир әле, кызым» дигән сүз белән башланса, «Бүген Фәритләрдә булам яме» белән тәмамлана иде. Әтисенә дә авыр иде. Моны кыз бик яхшы аңлады һәм кайчан да булса барысы да яхшы буласына инанып үз көнен күрде.

Беркөнне аларның капка төбенә чит машина килеп туктады. Ишектән чыгып, аларга юнәлгән егетне Раилә тиз таныды. – Марсның абыйсы Шамил иде ул. «Ни йомышы бар икән инде?» – дип Раилә ишегалдына чыкты. Көтелмәгән кунакның ниндидер хәбәр җиткерәчәген ул сизә иде. Шуңа күрә алар өй эченә үттеләр. Шамил сүзен нәрсәдән башларга белмәде. Кулларын кушырып утырды да, берара уйга чумып алгач, сорап куйды:

Тормышларың ничек соң, Раилә, бер көе генәме?

Әйе, зарланмыйм. Менә шулай яшәп ятабыз инде. Хәзер чәй ясыйм, Шамил абый, - дип ул урыныннан торды.

Чәйләр эчеп торып булмас инде, минем сиңа мөһим сүзем бар иде.

- Марс белән бер-бер хәл булмагандыр бит?

Булды шул… Энекәш начар юлга кереп китте бит әле. Рәхәт тормышка чыдый алмадымы, әти-әнигә булган үчен шулай кайтаруы идеме – белмим. Кыскасы, ул бик каты эчә башлады. Үзен тәмам белештерми диярлек. Бер генә сүзне кабатлый – сине күрергә тели. Мин башта бик карышырга тырышсам да, хәзер инде башка чарам юк, Раилә. Менә синең яныңа килдем.

Тукта, Шамил абый. Монда мин нишләргә тиеш соң? Син бик яхшы беләсең – мин болай да исерек кеше белән яшим, хәзер Марс белән нәрсә эшләвемне телисең? Мин «эчү» дигән сүзне ишетергә теләмим. Гафу ит һәм сау бул.

Син мине тыңлап бетер әле, Раилә. Аңа бары тик сине бер тапкыр булса да күрү кирәк. Үтенәм, бар минем белән. Ул яңа фатирын да сатты инде, хәзер бернәрсәсез калды диярлек.

Бара алмыйм.

Марс кичә дә саташып уянды: «Раиләне китерегез миңа!» – дип диванга суга-суга кычкыра. Әти белән әни дә синең алда тезләнеп гафу сорар дәрәҗәдә. Яшьлектәге шул хатагыз өчен минем сораудан баш тартма, зинһар. Бер тапкыр гына очрашырсыз да, аннары аны тормышыңнан сызып ташларсың.

Раилә чәйнекне сүндерде дә Шамил каршына килеп басты:

Син кайт инде, Шамил абый. Хәзер әти дә озакламас, аңа ашарга пешерәсем бар.

Яхшы. Синең минем белән бармаска да тулы хакың бар. Мин мәҗбүр итмәячәкмен. Әмма үтенечемне бер исеңә төшерсәң, безнең ишек синең өчен һәрчак ачык, - Шамил өйдән чыгып китте. Раилә йодрыкланган куллары белән өстәлгә сугып алды. Бер мизгелдә аның күзалдына Марс белән булган бәхетле минутлары килеп басты. Хәзер Шамилнең тәкъдименнән дә баш тартса, үзен гомер буе битәрләп яшәячәген тойды. Аның бер тапкыр булса да барып күрешүе Марсны яхшы якка үзгәртә алыр дип уйлады һәм Шамил артыннан чыгып йөгерде:

Мине көт, хәзер чыгам!

***

Марсның тормышы асты-өскә килгән иде, хәтта йөзенә дә карарлык түгел, тәмам бетерешкән һәм кеше кыяфәте калмаган. Раиләнең әтисе инде ничә ел эчеп тә бу дәрәҗәгә төшмәгән икән әле. Марс янына кергәнче Шамил аңа тагын бер мөһим сүз әйтте. Бары тик шуннан соң гына Раилә Марска әйтәчәк сүзләрен бер җепкә тезде. Эш аның сөйгәненең эчүгә сабышуында гына түгел, ә авыруына чыдый алмауда иде. Имеш, шул яраларның сызлануын басар өчен Марс эчүгә сабышкан.

Табиб дәваланырга соң түгел, ди. Тизрәк чарасын күрергә кушты, - дип Шамил өстәп куйды. – Әмма акча кирәк, аның кадәр сумма бездә юк. Әтине дә эшеннән алдылар, әни дә тәмам борчуда.

Раилә Марсның уйчан күзләренә карады. Янына кергән кешенең Раилә икәнен абайлап, Марс чәчләрен рәтләп куйгандай булды. Ләкин эндәшмәде. Алар берничә минут күзгә-күз карашып тордылар. Раилә күз яшьләрен яшерергә теләп түзеп торса, Марс исә кыз алдында оят булуын сиздереп, телсез калган иде.

Хәлләрең бик яхшы түгел икән, Марс, - дип Раилә телгә килде. – Барысы да узар, син борчылма яме? Табиб «барысы да яхшы булачак» дигән бит. Син абыең кушканны тыңла, ул табиб кушканны төгәл үтәргә тырышачак. Шулай бит, Шамил?

Раилә Шамилнең тыңлап торганын белә иде. Шамил ишекне киңрәк ачып, бүлмә эченә үтте:

Киләсе атнада төп суммасы билгеле була, шуны җыю белән дәваланырга кузгалабыз.

Шамил яшьләрне бүтән борчымады, эшенә чыгып китте. Марс белән Раилә сүзсез генә сөйләшеп утырдылар. Гәрчә әйтергә теләгән сүзләр шактый җыелган иде.

Марсны дәвалау өчен акча, авырлык белән барса да, җыелып бетте. Раилә эшләп алган акчасының күп өлешен шунда биреп барды. Шамил дә көнне төнгә ялгап эшләде. Аларның танышлары һәм дусларының таныш-белешләре дә булдыра алган кадәр ярдәм кулы сузды. Раилә Марсны аэропортта озатып калды. Ләкин күңеле белән бик тиздән очрашакларын һәм аларны якты киләчәк көтәсенә ышанды. Өйдә исерек әтисе белән көн күргән кызның бердәнбер сүнмәс өмете иде бу...

Әмма язмыш бер сыный башласа, авырлык бер-бер артлы тезелеп килә икән. Марс чит илгә дәваланырга киткән көннән бирле Раилә белән элемтәләре югалды. Энесе белән киткән Шамил телефонны алмады. «Номеры үзгәрде микән, безгә дә хәбәр итмәде», – диеште әти-әниләре.

Берзаман чит номердан смс килеп төште: «Раилә, безнең белән бар да яхшы. Телефонымны урлаганнар иде. Яңа номерым шушы яме» - дип язган иде аңа Шамил. Алар кич белән шалтыратышып сөйләштеләр. Раилә Шамилнең тавышыннан Марсның хәлләре яхшы икәнен аңлады. Һәм алда көткән өч айда да шул ышаныч белән яшәде. Ичмаса, үзе сөйгәне янына чыгып китә алмый – йортны, әтисен карап торырга кирәк, аларны калдырырга һич тә ярамый. Шуңа күрә айларны-атналарны көн туган саен санап торды.

Язылган булмаса, терсәкне тешләп тә үзгәртеп булмый икән язмышны. Инде бердәнбер якын кешесен – әтисен югалткач, Раилә тәмам ятим һәм ялгыз калды. Юанып яшәргә, ичамаса, янәшәсендә бер иптәше дә юк иде. Үзенә кияүгә чыгуын сорап килгән ир-егетләр булды булуын, әмма кыз ерактагы Берәүне көтте. Яшьлегенең матур һәм авыр чагында телендә, башында, күз алдында җор телле Марсы булды. Менә инде ярты ел ул Шамилнең «тиздән кайтабыз» дигән сүзенә ышанып көн күрә. Марска булган хисләре дә сүрелеп килә кебек, тормышта ныклы адым ясарга кирәклеген дә тоя. Аның да гаилә корасы, балалар үстерәсе килә. Марсы да күптән өйләнеп, башка кеше белән яшәп ятадыр инде, Раиләсен дә оныткандыр.

...Марсның кайту хәбәре килеп ирешкәндә инде бер елга вакыт узган иде. Раилә дә Марс дип балавыз агыза торган этаптан узган инде. «Аның белән бар да яхшыдыр», - дигән уйлар белән юанды. Сөйгәне туган якка кайткач та, Раилә белән сөйләшергә ашыкмады. Сүз арты сүз китеп, авылда «Марсның башкага өйләнүе» турында гайбәт таралды. Инде анысын да Раилә күтәрә алмыйча, кеше янына чыкмас булды. Марс белән аның арасында кабынган мәхәббәт хисе турында олысы да, кечесе дә яхшы белә иде бит. Күпләргә үрнәк булган парның бүген шундый хәлдә калуы кызганыч иде.

Раилә Шамилнең номерын җыйды. Башта сүз әйтергә куркып торса, соңыннан рәнҗү катыш үпкәләрен тезеп китте. Шамил озак кына түзеп тыңлап утырды да:

Раилә, Марсның хәле бер дә яхшы түгел. Нинди өйләнү турында сөйлисең син? Кеше сүзенә ышанып утырырга калдыңмыни соң? Безне мыскыл итәргә юл куймам! Хәер, иң яхшысы – син аңа үзең шалтырат, хәзер яңа номерын язам - диеп өзек-өзек җавап кайтарды. Раилә Марсның үлем белән көрәшеп ятканын шул мизгелдә генә белде. Ләкин телефоннан шалтыратуны көн саен суза килде. Куркып, «бүген, иртәгә» дип телефонны кире куя торгач, сөйгәненең үлгән хәбәре дә килеп иреште.

Шамил Раиләнең өй каршына килеп туктау белән күрше-күлән тәрәзә аша күзәтергә бактылар. Раилә, күз яшенә буылып, машинага кереп утырды. Алар юл буе бер кәлимә сүз сөйләшмәделәр. Шамил авыз эченнән генә моңлана, ә Раилә күңеле белән әрни-әрни елый иде.

Син бит барысы да яхшы булачак, дидең, Шамил абый? Нигә менә шулай булды соң? Никләр генә чиргә сабышты соң Марсым? Шулай бәхетсез яшәргә язылганмыни соң безгә?

Раиләнең әрнү катыш әйткән сүзе һавада гына эленеп калгандай булды. Шамил энесенең соңгы сулышында әйткән сүзләре турында уйланып кайта иде:

«Абый, Раиләне ялгызын калдырма, һәрвакыт янәшәсендә бул – аны бәхетле ит», - дигән иде аңа Марс энесе. Ләкин бу яралар кайчан төзәлер дә, бәхет таңы кайчан атар икән? Анысын бер Аллаһ кына беләдер...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X