Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

УКУЧЫЛАРНЫ ЯЛ ҺӘМ ЭШ КӨТӘ

Саба муниципаль районы башлыгы Р.Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетының 119 санлы Карары (14 февраль, 2012 ел) нигезендә "2012 елда балалар һәм яшьләр ялын һәм аларны савыктыруны, эш белән тәэмин итүне оештыру турында" карар кабул итте.

Карар нигезендә ведомствоара район комиссиясе (рәисе - Т.Шәрәфиев), аның нигезләмәсе, балаларның җәйге ялын оештыру программасы расланды. Укучыларның җәйге ялын, аларны савыктыруны оештыру республика бюджеты, оешмалар акчасы хисабына гамәлгә ашырылачак. Ата-аналардан алына торган түләү стационар савыктыру учреждениеләр өчен 18 көнгә - 1471,5 сум, профильле булганда - 1498,5 сум, палаткалы лагерьларга 7 көнгә 645,75 сум, мәктәп яны лагерьларында ял иткәндә 305,1 сум тәшкил итә. Авыр тормыш вәзгыятендә калган, озакка сузылган авырулары булган, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссияләрендә учетта торган укучыларның ата-аналарыннан, шулай ук балалар йортларында, мәктәп-интернатларда тәрбияләнүчеләрдән түләү алынмый. "Кояшкай" лагеренда өч сменада 180, мәктәп яны лагерьларында 750 бала ял итәчәк. Җәйге каникул чорында барлыгы 566 укучыны эш белән тәэмин итү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X