Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ун мең урынына – 100 мең

Яшүсмерләргә спиртлы эчемлекләр сату аны потенциаль эчкече итәргә әзерләү белән бер.

Шуңа да карамастан, кайбер сәүдә нокталарында балигъ булмаганнарның кулына сыра, хәтта аркы тоттырып чыгаруга җиңел карыйлар. Мондый күңелсез фактларны кисәтү юнәлешендә Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре дә мәгълүм эш алып бара. Әйтик, агымдагы елның 11 аенда инспекциянең Арча территориаль органы белгечләре шушы зонага кергән районнарның полиция хезмәткәрләре белән берлектә баилгъ булмаганнарның алкоголь продукциясе һәм тәмәке сатуның 36 очрагын фаш иттеләр. Бу былтыргының шушы чоры күрсәткече белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк. Саба районында яшүсмерләргә аракы сатуның - 2, яшенә карап тормыйча гына сыра һәм тәмәке биреп чыгаруның берәр очрагы ачыкланды.

Бу саннар алкоголь һәм тәмәке продукциясе әйләнешенә дәүләт контроленең көчәя баруы һәм шул ук вакытта кече бизнес вәкилләре арасында башкару дисциплинасының түбән булуы турында сөйли. Шуңа күрә сәүдә кагыйдәләрен үтәүгә игътибарны арттыру тиешле нәтиҗә бирер дип ышанырга кирәк. Мәгълүм булганча, Россия Президенты Владимир Путин 2012 елның 12 ноябрендә Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 3.5нче һәм 14.16нчы маддәләренә үзгәрешләр керткән Федераль законны имзалады. Шулай итеп, яше җитмәгәннәргә исерткеч эчемлекләр саткан өчен штраф бәяләрен 10 тапкырга артты. Ягъни гражданнарга салына торган моңарчы гамәлдә булган 3-5 мең сум штраф 30-50 меңгә, җаваплы урындагы кешегә 10-20 мең сумнан 100-200 меңгә, юридик затлар өчен 80-100 мең сумнан 300-500 меңгә кадәр артты. Шәхси эшмәкәрләр исә җаваплы урындагы кешегә тиңләштерелә. Әгәр административ җаваплылыкка тартылучының бер ел эчендә балигъ булмаганнарга кабат алкогольле эчемлекләр сатуы ачыкланса, аңа карата җинаять эше кузгату каралган.

Әлеге чараларны бик вакытлы дип карарга кирәк.Хәзерге көндә Россиядә 11-24 яшьлекләрнең 80,8 проценты даими рәвештә спиртлы эчемлекләр куллана. Авыл җирлекләрендә бу сан 90 процентка җитә.

Радик Локманов,

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль бүлеге хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев