Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ЯЛЛАР КҮҢЕЛЛЕ УЗСЫНГА

Түбән Шытсу авылы мәдәният хезмәткәрләре Миңниса Фәләхова һәм Гөлинә Галиуллина укучыларның яллары күңелле узсынга каникул вакытында да төрле чаралар уздырдылар.

Балалар мәдәният йорты каршында эшләүче "Зәлидә" клубында күңел ачалар, шул рәвешле үзара дуслык-татулыкны ныгыталар. Каникулның беренче көнендә "Көзге бал" бәйрәме үткәрелеп, үз бакчаларында үстергән яшелчәләрдән күргәзмәләр, ярышлар үткәрделәр. Икенче көнне рәсем ясау бәйгесендә осталыкларын күрсәтсәләр, "Әбиемнең күңел сандыгы" чарасында бәет, мөнәҗәт, догалар тыңладылар. Яшь буынның да күңеленә үтеп керерлек халык авыз иҗатын Зөлфия хаҗия көйләде. Туган илне ярату, аның танылган кешеләре белән горурлану кебек хисләр дә тәрбияләнә укучылар күңелендә. "Тарих эзләре буйлап" дип исемләнгән чарага мине дә чакырганнар иде. Авылның элеккеге йөзен яктырткан, тарихта калган иске фотосурәтләрне бергәләп карау һәркемдә дә туган авыл белән горурлану хисләре кузгатты. Күп еллар буе авыл Советы рәисе булып эшләгәнлектән, яшь буын белән күрешеп сөйләшер өчен мәгълүматлар да күп җыелган иде.

Әниләр көне якынлашу уңаеннан да балалар өчен кызыклы конкурслар оештырганнар. Мәдәният хезмәткәрләре авылның яшь буынын беразга булса да Интернеттан аралап, күңелле, бердәмлекне ныгыткан чараларга тарта. Киләсе каникулларга да эш планы төзелгән.

Г.Әдһәмова.

Түбән Шытсу авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев