Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Янгын сүлпәнлекне кичерми

Авыл җирлекләрендә колхоз-совхозлар бетерелгәндә күпче­лек торак пунктларда янгын деполары да аяныч хәлдә калган иде. Үзгәртеп корулар шаукымында янгын дигән афәтнең беркая да китмәячәге онытылган.

Әйе, замана үзгәрде, ә ут һаман да бөтен нәрсәне көлгә әйләндерергә, кара күмер итәргә сәләтле булып калды. Кешеләрне дә аямый. Әле декабрь аенда гына Олы Кибәче- дә янгын чыгып, ике хатын-кызның гомере өзелде. Мондый коточкыч фаҗиганең районда күптәннән булганы юк иде. Килеп чыккан янгыннар һәр торак пунктта ут сүндерү техникасы булып, аның һәрчак әзер хәлдә торырга тиешлеген искәртә. Шунысы куанычлы, соңгы елларда авыл җирлекләрендә янгын сүндерү деполарының базасы шактый ныгытылды, гидрантлар саны артты. Уңай үзгәрешләр иминлегебез өчен. Моңарчы Ике басу Арташ авылындагы янгын сүндерү машинасы да уңайсыз шартта тотыла иде. Ә техниканың кирәге гел чыгып тора. Былтыр, мәсәлән, машина хуҗасы Наил Закиров 5 тапкыр янгын сүндерергә барган. Үз биләмәләрендә чыккан утка каршы иң беренчеләрдән булып көрәшә башлый. Узган ел ул Олы Арташ авылында мунчадан күтәрелгән ялкын телләренә җәелергә ирек бирми. Былтыр авыл җирлегенә куәтлерәк янгын сүндерү машинасы кайтарылгач, ул депога сыймаган.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Фәнил Мәүлетов.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын