Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ЯРМИНКӘГӘ ӘЗЕРЛӘНӘЛӘР

22 сентябрь көнне башланып киткән көзге ярминкәләр төгәлләнеп килә. Иртәгә районыбыз Чехов базарында шәһәр халкына хезмәт күрсәтәчәк.

-Унбиш хуҗалыктан 12 тонна бәрәңге, 33 тонна ашлык-фураж, 2500 литр сөт, 400 килограмм "Саба балы" алып барылачак. Сатып алучыларга уңайлы булсын өчен бал төрле авырлыктагы (20 граммнан башлана) пластик савытларда тәкъдим ителә. Олыязның "Авылым сөте" җәмгыятендә җитештерелгән 1 тонна сөт продукцияләре алып барылачак. Шунысын да әйтергә кирәк, яхшыны халык тиз таныды. Алдагы ярминкәләрдә Казан сатып алучылары да "Авылым сөт"е продукцияләрен чират торып алып бетерделәр,- ди АПК хезмәтчәннәре профсоюзы комитеты рәисе Дания Галимуллина.

Район кулланучылар җәмгыяте коллективы һәр ярминкәнең үзәгендә сәүдә итәләр. Алар көзге ярминкәләрдә шәһәр халкының ихтыяҗын истә тотып, төп игътибарны терлек ите сатуга юнәлдерәләр. Райпоның "Икмәк" һәм "Аш-су" җәмгыятьләре ярминкәләрдә үз цехларында җитештерелгән азык-төлек продукцияләре белән сәүдә итүгә өстенлек бирәләр. Кала халкын алар бу юлы да милли ризыкларыбыз, тәм-том һәм йөрәк җылыларын салып әзерләгән башка күп төрле продукцияләр белән сөендерәчәкләр.

Көзге ярминкәләрдә авыл җирлекләре дә үз бурычларын җиренә җиткереп, сатып алучыларга ошарлык итеп үтиләр. Хәзер авыл халкы мул яши, үз ихтыяҗыннан арткан яшелчә, җиләк-җимешен, кул эшләрен (бәйләгән, теккән, чиккән әйберләр), каз-үрдәк итләрен, умарта балларын, кыскасы, акчага әйләндереп булырдай әйберләрен бик теләп ярминкәдә сатуга куя.

Саба урман хуҗалыгы коллективы да ярминкәләрдә халыкны сувенир цехларында үз осталары кулы белән җитештерелгән затлы сувенирлар һәм ярылган утын белән җәлеп итәләр.

24 ноябрь көзге ярминкә Саба һәм Шәмәрдән халкы өчен оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X