Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Җырлыйбыз халык җырларын”

Ш.Биктимеров исемендәге район мәдәният йортында әнә шул исем астында районыбыз авылларында узган, татар халык җырларын башкаручылар бәйгесенең финал өлеше - йомгак­лау концерты үткәрелде.

Анда барлыгы 22 җырчы һәм 1 вокаль ансамбль катнашты. Җырчылар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу өчен ТР композиторлар Берлеге әгъзасы, республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге белгече, композитор Риф Гатауллин (жюри рәисе), якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты, композитор, баянчы Нәҗип Бәдретдинов, Саба балалар сәнгать мәктәбе директоры Чулпан Хафизова, сәнгать мәктәбе укытучысы Гөлфинә Ярмөхәммәтова, Саба кадет мәктәбенең музыка укытучысы Гүзәлия Дәүләтшина составындагы мәртәбәле жюри эшләде. Тамашачылар һәр башкаручыны бик җылы кабул итте. Жюри рәисе иң көчле ике җырчының исемнәрен игълан иткәч, җырчыларга дөрес бәя бирелүен хуп­лап, көчле алкышларга күмде. Бәйгенең җиңүчеләре булып ир-егетләр арасында Иләбәр авылыннан Зөлфәт Саматов (25 яшь), хатын-кызлардан Шекше авылыннан 62 яшьлек ветеран терлекче Фирдәүсә Нәзирова танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X