Саба таңнары

Белгечләр бәрәңге утырту тирәнлеген 6-8 сантиметрдан арттырмаска куша

Бәрәңге безнең табыннарда төп урынны алып тора. Әмма узган ел шәхси хуҗалыкларда "икенче икмәк" уңышының начар булуы һәм аны саклаган вакытта да бозылуы күзәтелде. Шул исәптән эре хуҗалыкларда да уңыш әллә ни куандыра алмады. Шунысын да әйтергә кирәк, хәзерге вакытта бәрәңгенең 80 проценты шәхси хуҗалыкларда үстерелә. Игү технологиясенең камил булмавы,...

Бәрәңге безнең табыннарда төп урынны алып тора. Әмма узган ел шәхси хуҗалыкларда "икенче икмәк" уңышының начар булуы һәм аны саклаган вакытта да бозылуы күзәтелде. Шул исәптән эре хуҗалыкларда да уңыш әллә ни куандыра алмады. Шунысын да әйтергә кирәк, хәзерге вакытта бәрәңгенең 80 проценты шәхси хуҗалыкларда үстерелә. Игү технологиясенең камил булмавы, орлык әзерләүне, үсемлекләрне авырулардан һәм корткыч бөҗәкләрдән саклауны, үстерелгән бәрәңгене саклау урыннарында дөрес режимда урнаштырмау һәм тагын башка төр сәбәпләр уңыш азлыгына китерә. Шушы кимчелекләрне кабатламас һәм уңышны арттыру өчен республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы "Россия авыл хуҗалыгы үзәге" Татарстан Республикасы филиалы белгечләре белән берлектә шушы көннәрдә районнарга чыгып авыл җирлеге башлыклары, шәхси хуҗалык вәкилләре, эре хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар катнашында укулар оештырдылар. Укулар 17 апрельдә безнең районда да үтте. Биредә яңгыраган фикерләрне халыкка тулырак җиткерү өчен без Татарстан Республикасы буенча "Россия авыл хуҗалыгы үзәге" филиалы җитәкчесенең үсемлекләрне саклау буенча урынбасары, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Е.Прищепенкога мөрәҗәгать иттек.

- Елена Александровна, соңгы елларда бәрәңге уңышының ким булуының сәбәбе нәрсәдә?

- Монда объектив сәбәпләр дә һәм белемнең җитеп бетмәве, технологиянең сакланмавы да дияр идем. 2013 елда бәрәңге бакчаларында фузариоз авыруының киң таралуы күзәтелде. Бу авыру үсемлеккә төрле вакытта зыян салырга мөмкин. Әгәр дә орлыкта булса, бәрәңге сирәк тишелә. Үсү вакытында булса вак, йомшак бәрәңгеләр барлыкка килә. Август айларында зарарланса, тавык йомыркасы кадәр бәрәңгеләр булырга мөмкин, ләкин алар инде авыру. Саклау вакытында дымлы урында булса, юеш череккә әйләнә, ә коры урында сакланса, коры черек авыруы килеп чыга. Бу чирне тануы бик җиңел. Үсемлекнең җир өстендәге өлеше кибеп корый башлый, яфраклар бөрешә, үсемлек саргая. Тамырын тартып алып карасак, ул агач кебек агарып чери, үсемлектә туклыклы матдәләр йөреше туктый.

- Бу авыруларны ничек булдырмый калырга соң?

- Беренчедән, югары репродукцияле төр­ле срокта өлгерешле бәрәңге утырту шарт. Сортларга килгәндә, 80-90 көндә өлгерә торганнардан - "Жуковский», «Удача», «Розара», "Ароза", 100-115 көндә өлгерешле - "Невский", "Чародей", 115-125 көндә өлгерешле "Ресурс", "Луговской" сортларын утыртырга тәкъдим ителә. Чәчүлек орлык өчен әзерләгән орлыкларны яровойлаштыру җылык 15-18 градустан артмаган, җиләс урыннарда башкарыла. Бәрәңге бүлбеләрен "Россия авыл хуҗалыгы үзәге"нең районыгыздагы бүлегенә алып килеп авыруның бармы-юкмы икәнлеген тикшертергә дә мөмкин. Утырткан вакытта туфракның җылылыгына да игътибар итәргә кирәк. Туфракта җылылык 10-12 сантиметр тирәнлектә 7-8 градуска җиткәч, утыртыла. Шуны да әйтеп үтү кирәк, шәхси хуҗалыкларда бәрәңге гел бер урында игелә. Ә ул авыруларның көчәюенә китерә. Бу очракта без бакчаны ике өлешкә бүлергә киңәш итәбез. Бер өлешенә берьеллык үлән белән люцерна чәчеп калдырырга һәм аны тагын өч ел үстереп, бәрәңге өчен өр-яңа җир хәзерләргә. Икенче вариант - яз көне берьеллык үлән, горчица чәчеп орлыкланганчы җыеп алырга. Көздән сөреп, киләсе елга бәрәңге утыртырга. Өченче вариант - көзен бәрәңге уңышын җыеп алуга горчица, уҗым культуралары чәчәргә һәм яз көне культивация үткәреп утыртырга.

Бәрәңге орлыгын чәчү алдыннан "Престиж" препараты белән эшкәртергә мөмкин (0,7 - 1 литр бер тонна орлыкка). Шулай ук "Максим" препаратын биологик препарат белән кушып эшкәртү дә нәтиҗәле. Утырту тирәнлеге 6-8 сантиметрдан артмасын. Үсемлек тишелеп чыккач төбен яхшылап өяргә кирәк. Үсемлекне корткыч бөҗәкләрдән һәм авырулардан саклауны да дөрес оештырырга кирәк. Химик препаратларны колорадо коңгызының 2-3 үсеш баскычында куллану отышлы.

Фитофтора, альтернариоз, ризоктониоз авыруларына каршы "Планриз" препараты кулланырга мөмкин (1 гектарга 1,0 литр исәбеннән ясала). Кимендә өч тапкыр эшкәртергә кирәк. Фитофтора дымлы һава шартларында, температура югары булмаганда үсемлек яфракларында кара-чия төстә таплар барлыкка килә шушы ук билгеләр сабакта да күренә, яфрак һәм сабак корый башлый.

- Уңышны җыю һәм саклауда катгый таләпләр бармы?

- Бәрәңге сабагын казыр алдыннан 7-10 көн алдан урып алырга. Бу бәрәңге сабагында булган авыруларның бүлбеләргә эләгүен киметә һәм кабыкның ныгуына китерә. Уңышны сакларга куйганчы яхшылап киптерергә дә онытмаска кирәк.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: